Посетители |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Июль » 29 » ҮЛМӘС АБЫЗ
ҮЛМӘС АБЫЗ | 12:39:53 |
Иске заманда Норлат авылында бер изге кеше бар иде, Үлмәс абыз диерләр иде, аның ике углы бар иде. Берсе — Габделкасыйм, икенчесе Габделхаликъ исемле иделәр, Әбелгаликъ дип мәгъруфдер. Бәгъзеләр риваять кыла: Үлмәснең атасы Дусмәт исемле иде, дип. Мәзкүр Үлмәс үзенең ике углы белән, ягъни Габделкасыйм вә Габделхаликъ белән өчесе дә мөселманнар арасында изге кешеләр дип мәшһүрдер. Ләкин ул Үлмәснең Касыйм исемле углы озак яшәмәгән, яшьлегендә вафат булгандыр. Әмма Үлмәс һәм бер углы Габделхаликъ Иван Василич Казанны алган вакытта сәламәт иде. Казан сугышы вакытында иртә намаз укыгач, җәяүләп Казанга барып, сугышып, ястүгә янә Норлатка кайтырлар иде. Казан бәетендә Үлмәс вә Әбелгаликъ дигәне ошбу адәмләрдер. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 881 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|