Посетители |
Онлайн всего: 11 Гостей: 11 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Август » 2 » НУГАЙБӘК КАНТУН
НУГАЙБӘК КАНТУН | 13:45:10 |
Бөгелмә ягыннан бер төркем халык Салкын чишмә янына утыра. Авыл ике елга арасында булганга аның исемен «Чатлы» дип куялар.
Килгән кешеләр арасында Хәсән исемле бер бай була. Ул мал озату сәүдәсе белән йөргән. Аның йортында хатыны белән Нугайбәк исемле яшь ир баласы бар икән. Хәсән өйдә юк чагында авылга яу килә дигән хәбәр таралган. Хәсәннең хатыны Хәерниса яшь баласын күтәреп су буйлап китә. Яудан качып баручы бөтен хатын-кызлар: «Яшь бала белән кая барасың, кайт»,— дисәләр дә, Хәерниса туктап тормый, һаман йөгерә. Бик арыгач, «яу киткәч килеп алырмын, балага тимәсләр әле» дип, чүпрәкләрдән биләү ясый да баласын агачка асып китә, елый-елый. Бераз киткәч кызганып кире килә. Килсә, «бала таптык, бала таптык» дип кычкырган тавышлар ишетелә. «Бала минеке»,— дип йөгереп килә. Тапкан кеше: «Нигә ташлап киттең?»— дип бирми тора. Хәерниса баласын сорый һаман. Шуннан теге кеше әйтә: «Мә балаңны, бар кайт та ашарга пешер, безне авыл башына чыгып каршы ал»,— ди. Хәерниса өенә кайта. Ул вакытта Хәсән дә кайткан була. Хәсән тиз генә ризыклар күтәреп теге кешеләргә илтеп бирә. Килүчеләр авылга тими китәләр. Шуннан соң Нугайбәкне табылдык дип йөртәләр.
Хәсән Федор патшаның чиновниклары белән бик нык аралаша. Улы Нугайбәк тә бояр, чиновник балалары белән аралашып үсә. Үсеп җиткәч, әтисе Нугайбәкне дворян балалары гына укый торган мәктәпкә укырга бирә. Укыган вакытта студентлар бу мәктәпнең каты режимына каршы бунт күтәрәләр. Аларга Нугайбәк тә катнаша. Нугайбәкне, «башлап котыртучы» дип, суд асарга хөкем итә. Хәсән жандармнар белән сөйләшеп улын коткару чараларын күрә. Нугайбәкне черек бау белән «асалар», һәм бау өзелеп, ул үлми кала. Ул вакыттагы закон буенча ике тапкыр асмыйлар, гөнаһысы булмаганга өзелеп төшкән, диләр. Шулай итеп, Нугайбәк котыла. Аны мәктәптән куалар, һәм ул атасы Хәсән йортына кайта. Берничә елдан соң, тагын чиновниклар белән аралашып, төрле җирләргә йөри башлый. Атасы үлгәннән соң, Нугайбәкне берничә авылга кантун итеп куялар. Ул, авыллар саен йөреп, төрле салымнар түләткән.
Нугайбәкнең ун улы булган. Авылда аның нәселеннән таралган кешеләр күбәйгән.
... Федор патша ... — рус патшалары арасында Федор исемле бер генә патша танылган була, ул — Иван Грозныйның улы Федор Иванович (1584-1598).
Кантун — кантон. 1798-1865 елларда Башкортстан территориясе кантоннарга бүленгән була. Кантон башлыгын халык "кантун" дип атып йөрткән. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 8673 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|