Четверг, 13.11.2025, 07:48:22   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [490]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1182]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [260]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [32]
Стихи [16]
Хикәяләр [79]
Рассказы [31]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [25]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6532
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Август » 22
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Моннан башка янә шул тирәдә өч-дүрт авыл бар; бер кешенең балаларыннан таркалгандыр. Ягъни биш авыл бер исем белән аталадыр. Берсе — хәзердә Мамадыш дигәннәре — Мамадыш Әкил дип йөртәләр. Янә Танай авылын Тәүгилде Мамадыш диләр. Янә Салтыган авылы бардыр; аны Мамадыш Салтыган дип атаганнар; хәзердә Ышналы башы дигәннәре шул авылдыр. Янә анда Багай дигән урыс авылы бардыр; Багаево-Мамадыш диләр икән. Янә Арысланово дигән урыс авылы бар; хәзердә аны Мамадыш-Арысланово дип әйтәләр. Янә Гордеево дигән урыс авылын Мамадыш-Гордеево дип йөртәләр.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1925 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 22.08.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Хәзердә Әҗәл һәм икедер: берсе татар Әҗәлесе, янә берсе урыс Әҗәлесе. Ул Әҗәл мулласының углы атасыннан риваять кыладыр, ул риваять кыладыр икән шул Әҗәлнең Ишем мулладан: бу авыл Әҗәл яки Әҗәле дип аталуның сәбәбе шулдыр — бу авылга иң әүвәл килеп урнашкан кешенең исеме Хаҗ Гали дигән кеше икән, Хаҗ Гали дигән кешене кыскартыбрак Аҗәли йөрткәннәр, шуннан Әҗәле булып калгандыр. Ул Хаҗ Гали исемле адәм, алты кеше белән Болгардан килеп, авыл булып утырганнар.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 2452 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 22.08.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Хәзердә Зөя янында Борнаш дигән урыс авылы бар. Иске заманда мөселман авылы булгандыр. Болгардан килгән ике агай-эне ике кеше бар икән. Берсе Борнаш баба, берсе Сәед дигән кешеләр.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1284 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 22.08.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Кайчандыр бик күптән, моннан йөзләрчә еллар элек, Болгар дәүләте туфрагыннан хәзерге Татарстан республикасының Зөя елгасы буена, Кайбыч урманнары итәгенә дә төрле кабилә, төрле ыруг кешеләре күчеп килгән. Бу күченүчеләр арасында Багыш, Бигеш, Тәүгилде, Тутай, Шәмәк, Балтай, Дәвеш, Караборнаш, Бураш, Кормаш, Үтәмеш, Сатмыш, Барыш, Даныш, Каратай, Ишем, Бортас, Әҗем исемле бабалар да булган.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1339 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 22.08.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Календарь
«  Август 2011  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz