Посетители |
Онлайн всего: 2 Гостей: 2 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Август » 2 » ПЕРЕПИСЬ ВАКЫТЫНДА
ПЕРЕПИСЬ ВАКЫТЫНДА | 13:46:48 |
1897 елда Россиядә гомуми рәвештә халыкларның санын алу — перепись башлана. Халык арасында «патша хөкүмәте татарларны чукындырып бетерергә тели икән» дигән хәбәр таралган. Бик күп татарлар күчеп китәргә хәзерләнгәннәр. Бик күпләре күчеп тә киткәннәр, кире борылып та кайтканнар.
Нарат-Елга халкы да, бу хәбәрдән куркып, Төркиягә күчеп китәргә карар кылган. Коли (Рахманкол) улы Хәйбулланы, халыктан акча җыеп, Төркиягә җир карарга җибәргәннәр. Хәйбулла Севастопольгә барып җиткәч, андагы жуликлар Теркиндәге «рәхәтне» сөйләп, аның барлык акчасын эләктерәләр. Хәйбулла башта Нарат-Елга халкына: «Хәзерләнегез!»— дигән хәбәрне җибәргән. Жуликларның алдауларын сизгәч: «Хәзерләнмәгез»,— дигән хәбәрне җибәргән. Үзе көчкә генә Нарат-Елгага кайтып егылган.
Гималетдинов Фәсхетдин исемле карт: «Хәзерләнегез» дигән хәбәрне алгач, Нарат-Елга халкы хайваннарын, әйберләрен юнь бәягә сатып, әрәм-шәрәм итә башладылар»,— дип сөйләде. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 860 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|