Пугачев әүвәлдә Дон казагы икән. Җаек буена барып, бер Җаек казагында ялчылыкта бер хуторда туар карап торгандыр. Сүзгә оста, йөреше-торышы сәясәтле, йөзе күркәм адәм икән. Ул заманда патша Пит Федорич үлеп, әмма халык арасында «тере, имеш, үлмәгән, имеш, качып йөри, имеш» дигән сүз бар икән. Бер вакытны Пугачау (га) ниндидер бер карт казак урысы әйтепдер: «Син Пит Федорич түгелме?»— дип. Пугачау дәррәү: «Берүк, агай, бу сүзне һичкемгә чыгара күрмә»,— дип тәзвир кылыпдыр.
Шуннан сон, мәзкүр карт казак, һәркемгә акрын-акрын: «Бак, гафил булмагыз , әнә ул Пит Федорич патшадыр»,— дип күрсәткәләпдер. Ул заманда, әби патша булгач, Җаек казакларына сакал китәреп йөрергә әмер булыпдыр. Җаек казакларының сакалларын көчләп, ирексезләп китәрткәнгә күрә һәм өсләренә форменный мундир киерткәнгә күрә, бик гаҗиз булып, җиксенеп торган заманнары икән. Шуннан соң Җаек буенда Пугачевның исеме Пит Федорич дип шаигъ булып, халык аңа җыелып, әүвәл үзе хезмәт итеп торган хуторыннан ат-тунны алып, күтәрелеп чыгып, якындагы хуторлардан ялчы-малчыны ияртеп, аннан сон бөтен Җаек халкын ияртептер вә һәм бер заманда Оренбурга килеп, Оренбурны камап ятыпдыр. Ул вакытта Оренбурда бик кытлык булып, күп халык ачлыктан һәлак булыпдыр.
Ул заманнарда безнең Аит бабайның энесе Сәгыйд Оренбурда торгандыр. Ул әйтер икән: «Халык шулкадәр ачыкты: хәтта тимерчедә ат дагалагандагы кырып ташлаган тояк итен ашадылар»,— диер икән. Вә һәм үзе Сәгыйд бабай: «Бер пот арыш оным бар иде, шуны яшереп җиргә күмеп асрап, һәр көн кирәк саен азрак алып, җылы суга изеп эчә торган идем»,— диер икән вә һәм әйтер икән: «Пугачев камап яткан заманда, Оренбур бүген йә иртән биреләм дип торганда, бер төнне Җаек суы юка гына катып, шуннан губернатор егетләргә әмер итте. Никадәр кеше, таякларга таянып, шуып чыгып, төнлә Пугачев гаскәренә ата башладылар, һәм Пугачев гаскәре, эшнең асылын белмәен, кайдан булса да, Оренбурга ярдәмгә килгән гаскәрләрдер дип гөман кылып, һәркайсы күтәрелеп, баш-баштак качып беттеләр»,— диер икән. Вә янә әткәй сөйләр иде.
Шуннан соң Пугачев Казанга килгәндер. Әмма безнең Аит бабай ул заманда Җаекта икән. Ул вакытта Җаекта сөйләшерләр икән, «Пугачев Казанны алырга китте», дип. Аит бабай аларга әйтер икән, «Пугачев Казанны тиз ала алмас, царь Иван Василич та, җиде ел камап, көчкә алган», диер икән. Бу сүзне Пугачев тарафыннан куелган Җаек утаманына җиткерделәр. Аннан соң утаман әмер итәр — Аит бабайны тотып, чи каеш белән беләкләреннән, ботларыннан будырып, кырга чыгарып ташларлар. Ул арада Аит бабайның дус-ишләре барып, утаманга гозер итеп, ул алай дип әйтмәгән, аның гөнаһысы юк дип ыспайлап күрсәткәч, чишәргә әмер иткән. Ул арада күпме-азмы шул рәвештә яткандыр, кулы, боты шешеп чи каеш капланган, күренмәс булган икән; каешны кисеп, коткарганнар. Аит бабай шуннан соң тиз үк ике ефәк яулык алып, Пугачев гаскәренә әләмгә дип бүләк итеп, утаманга илтеп бирер. Янә Аит бабай әйтер икән: «Җаекта аннан сон шундый низамсызлык булды: минем ничә мең куй тиремне Җаек суынып кичүенә күпер урынына түшәп гаскәр чыгардылар»,— диер икән.
Тәзвир кылу — кисәтеп кую. Бак, гафил булмагыз — кара, белми калмагыз. Җиксенү — тәмам тую, йөдәп бетү. Шаигъ булу — халыкка билгеле булу. Низамсызлык — тәртипсезлек, законсызлык. |