4363. Атач әтәчнең бүксәсе дә сул якта булыр. 4364. Бер куразны җиде кеше суймый. 4365. Булыр әтәч йомырка эчендә үк кычкырыр. 4366. Вакытсыз кычкырган әтәчне суеп ашыйлар. 4367. Ике әтәч сугышканда тавыклары кытаклар. 4368. Иртә кычкырган әтәчнең түбә чәчен йол. 4369. Карт әтәч кычкыручан була. 4370. Кечкенә булсаң да, әтәч бул. 4371. Куразга «кычкыр» дип әмер бирмиләр. 4372. Кырык ел тавык булганнан бер көн әтәч булганың артык. 4373. Соң кычкырган әтәчнең тавышы ягымсыз. 4374. Сугьш1чан әтәч беркайчан да симез булмый. 4375. Тавык кытаклый дип, әтәч тә кытаклаган. 4376. Торна күк атлыйм дип, әтәчнең чаты аерылган. 4377. Туйга да шул әтәч башын өзәләр, үлек ашына да. 4378. Әтәч кычкырса: «Хатыным күп, түшәгем юк»,— дияр, имеш. 4379. Әтәч синнән зирәк булмасын, син әтәчтән зирәк бул. 4380. Әтәч чүплек башын бакчага алыштырмас. 4381. Әтәч —үз чүплегендә патша. 4382. Әтәч үлгән, күзе чүплектә калган. 4383. Әтәчкә дә чебеш туйдырырга туры килә. 4384. Әтәчнең күрке — кикреге дә койрыгы. 4385. Үз чүплегендә әтәч тә батыр. * * * 4386. Аның әтәче дә кубыз уйный. 4387. Аның әтәче дә күкәй сала. 4388. Йомыркадан чыкканчы әтәч булган. 4389. Кызыл әтәч җибәрү. 4390. Ни бугазга, ни хуразга. 4391. Әтәч белән сука сөрү. 4392. Әтәч булып кычкыру. 4393. Әтәч булып җитмәгән, читәнгә менеп: «Кикрикүк!» 4394. Өченче әтәчкә кадәр. 4395. Җыен тавыкка бер әтәч. |