6979. Ал тәгәрмәч кайдан йөрсә, арт тәгәрмәч шуннан йөрер. 6980. Алама көпчәк күп шыгырдый. 6981. Алгы көпчәк кайдан тәгәрәсә, арты шуннан тәгәридер. 6982. Алтын ияр атка тисә, алтынын ал да утка як. 6983. Арба ауса җир тигез күренә. 6984. Арба борылыштан алда шыгырдый. 6985. Арба булганчы, ат бул. 6986. Арба ватылгач, юл күрсәтүче күп булыр. 6987. Арба дуласа да алашаны уза алмый. 6988. Арба көпчәге дә бер эздән генә бармый. 6989. Арба утынга барырга ярамаса, үзе утынга ярый. 6990. Арба юлыннан чыкмас. 6991. Арбага утыр, көпчәккә уралма. 6992. Арбалы кеше ишеккә сыймас. 6993. Арбалыга Каргалы ерак түгел. 6994. Арбаны дегет тота. 6995. Арбаны — кыш, чананы җәй әзерлиләр. 6996. Арбаның алды-арты бер эздән барса, атка җиңел була. 6997. Арбаның яман җире юлның яман җиренә туры килгәндә беленә. 6998. Арбасы ватылгач елаган, аты үлгәч көлгән. 6999. Арбаңа карап йөк сал, атыңа карап юлга чык. 7000. Аркан ишсәң, бау булыр, арбаң-чанаң сау булыр. 7001. Арканны җепкә ялгамыйлар. 7002. Ат тапканчы ияр тап — иярле атка атланыр. 7003. Атка ачу итеп тәртәне сындырмыйлар. 7004. Атка ияр йөк булмас. 7005. Ашыккан арба акрын тәгәри. 7006. Бавы бар дорба эленер, бавы юк дорба җирдә ятып калыр. 7007. Белмәгән көймәне җил алыр. 7008. Бер ияргә икәү атланып булмый. 7009. Бер көн арба көймәдә, бер көн көймә арбада. 7010. Биек көймә дулкыннан курыкмас. 7011. Буш арбаның дыңгыры күп. 7012. Буяулы ишкәктән чыпта җилкән артык. 7013. Бәләкәй тәгәрмәч алдан тәгәри. 7014. Ватыласы арба кырык көн алдан шыгырдый. 7015. Дагасының көмешенә мактанма, атыңның йөрешенә мактан. 7016. Дегет лагунын арбага таксаң хаҗга да бара. 7017. Дегет чиләге арбага тагылып йөри-йөри дә, барыбер ватыла. 7018. Дегеткә тамагы туймаса арба да шыңшый. 7019. Дүрт тәгәрмәч бергә әйләнгәндә генә яхшы. 7020. Зур корабка — киң диңгез. 7021. Зур җилкәнне каты җил генә өреп тутыра ала. 7022. Ике койрыкчы бер көймәне батырыр. 7023. Ике көймә койрыгын тотып булмый. 7024. Ике көймә койрыгын учлаган кеше суга китәр. 7025. Ир коралы камчыдыр, кулда барда кадере юк. 7026. Ишә белгән агымга каршы ишкәк салыр. 7027. Ишә белмәсәң, көймәгә кермә. 7028. Ияр аркасы угылга калыр. 7029. Йөгәнең булмаса, ат алма. 7030. Йөз тәңкәлек атың булсын, мең тәңкәлек чыбыркың булсын. 7031. Йөктән төшкән — югалган. 7032. Каекчы көймәчегә юл бирер. 7033. Каемы килсә, каек арбага менә. 7034. Каештан: «Ничә яшькә тикле чыдыйсың?» — дип сорагач: «Минем яшемне майдан сора»,— дигән. 7035. Какшаган көпчәккә ышанып юлга чыкма. 7036. Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырла, кем чанасына утырсаң, аның чаңын как. 7037. Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың, һич булмаса аның көенә сызгырырсың. 7038. Кемнең көймәсендә — шуның көендә. 7039. Кеше арба белән барганда син чана белән барма. 7040. Кеше чанасы белән шуарга яхшы. 7041. Кешеләрне көймәдә чыгарсаң, ярга җиткәнче чыгар. 7042. Кешенең юкәсен өзсәң, каешын да өзәрсең. 7043. Кыңгырауның эче буш. 7044. Кәкре көймә — туры сәфәр. 7045. Көймә белән елганы кичеп булса да, туктатып булмый. 7046. Көймә ишкәнне ярдан карап тору җиңел. 7047. Көймә килсә — каек качар, катаргы килсә — көймә качар. 7048. Көймә коры җирдә кырык кешене күтәрә. 7049. Көймә турылыгына карама, юл турылыгына кара. 7050. Көймәгә менгәннең җаны уч төбендә, атка менгәннең җаны йөрәк төбендә. 7051. Көймәдә көймәче белән орышышма. 7052. Көймәле килсә, каеклы качар. 7053. Көймәнеке — кичүгә. 7054. Көймәнең ныклыгы давыл чыккач беленә. 7055. Көймәсенә күрә ишкәге, гөбесенә күрә пешкәге. 7056. Көймәче су эчәсе килсә дә куркыныч түгел. 7057. Көймәң киң булганчы, күңелең киң булсын. 7058. Күчәрдәге көпчәкне тәртәгә такмыйлар. 7059. Көпчәк суса кем белмәс — кигиләре килешмәс. 7060. Майлаган арба тиз йөрер. 7061. Майламаган арба шыгырдый. 7062. Майламасаң каеш та өзелә. 7063. Майламыйча — арба, җайламыйча чана йөрми. 7064. Мең тәңкәлек атны өч тиен тормаган чыбыркы белән кыйныйлар. 7065. Начар көпчәк күбрәк шыгырдый. 7066. Олы дулкын күргәч тә ишкәкне кулыңнан ташлама. 7067. Ояңа карап канат как, дугаңа карап кыңгырау так. 7068. Тал дуга талдырып җигүгә яхшы. 7069. Тауга таба — майла, тау астына — хет майлама, хет майла — көпчәк шулай дип шыгырдый, имеш. 7070. Тибенгедән тир китмәс. 7071. Тимерле чана аумас, таш күперне су алмас. 7072. Тәгәрмәч әйләнгәндә күчәренә көч төшә. 7073. Тәртә дулап ат була алмый. 7074. Тәртәңне зиректән каерма — тиз сынар. 7075. Утырган арбаңнан бигрәк көпчәкләрен сакла. 7076. Хуҗалыкта иске аркан өзеге дә эшкә ярый. 7077. Чана төбе буш йөрми. 7078. Чананың, кая китсә дә, эзе билгеле. 7079. Чананың, табаны тузса да, кысасы кала. 7080. Чанасына күрә тәртәсе. 7081. Чыбыркы белән балта сабын сындырып булмый. 7082. Чыбыркының очы нечкә булыр. 7083. Эшләгән арба ватыла. 7084. Юкә өзсәң, каеш түләрсең. 7085. Юкәне нихәтле майласаң да, каеш булмас. 7086. Ябу астында ял калыр, ял калмаса йон калыр. 7087. Яман арба юл бозар. 7088. Ярдан торып ишәргә өйрәтмә. 7089. Ярык көймә ярда ятыр. 7090. Әллә юкә өзелә, әллә каеш өзелә. 7091. Җепне җыйсаң, аркан була. 7092. Җилкәнгә карап җил исми. 7093. Җилкәне юк тал каек җилгә каршы баралмас. * * * 7094. Алай тартсаң — арба ватыла, болай тартсаң — ат үлә. 7095. Аның тәртәсе кыска. 7096. Аның чанасы аумый. 7097. Арба күреп аягы аксады. 7098. Арба уалса — утын, үгез үлсә — ит. 7099. Арбага таккан дегет чиләге булдың инде. 7100. Арбасы суга ауды. 7101. Беребез арбадан, беребез чанадан сөйли. 7102. Безгә кайчан да көймә килми. 7103. Бәрә тәртәгә, тия чәркәгә. 7104. Дилбегәңне тыя төш. 7105. Дирбиясы төзек, кайдан тотсаң аннан өзек. 7106. Каеш биреп юкә алу. 7107. Көймәсе комга терәлгән. 7108. Күпер башында күчәр башлары эләгешкән. 7109. Күпер башында тәртә очлары орынган. 7110. Озын аркан, киң тышау булып йөрмә. 7111. Сөртмәгән арба кебек шыгырдый. 7112. Тезгенне кулдан ычкындыру. 7113. Тезгенне үз кулыңа алу. 7114. Тирескә ишмә, уңайга иш, бәреп бәбәген тиш. 7115. Тәгәрмәче шәп әйләнә. 7116. Тәгәрмәчкә таяк тыгу. 7117. Тәгәрмәчләре суга баткан. 7118. Тәртә арасына кертү. 7119. Тәртә аша сикерү. 7120. Тәртә башы белән орыну. 7121. Тәртә төртсәң, үсеп чыгарлык. 7122. Төпсез көймәгә утырту. 7123. Чанасының төбе тишек. 7124. Чигә чөй кагу. 7125. Өзелмәс аркан, сүтелмәс төен булды. |