Пятница, 19.04.2024, 22:05:26   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Категории каталога
Открытый урок [21]
Файлы, содержащие разработки уроков.
Полезности [29]
Здесь размещены файлы, которые могут оказать неоценимую помощь при подготовке и проведении уроков.
Официальные документы [6]
Здесь размещены официальные документы школы.
Рефераты [15]
Рефераты обо всем и для всех: учителям, учащимся, студентам.
Сочинениеләр (иншалар) [10]
Укучыларга ярдәмлек.
Книги [14]
Китаплар [12]
Тесты по физике [13]
Готовимся к ЕГЭ [22]
Готовимся к ГИА [22]
Стандарты и программы [3]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Каталог файлов
Главная » Файлы » Китаплар

В категории материалов: 12
Показано материалов: 1-10
Страницы: 1 2 »

Сортировать по: Дате · Названию · Рейтингу · Комментариям · Загрузкам · Просмотрам
Физикадан мәсьәләләр җыентыгы: Татар урта гомуми белем мәкт. 10-11 нче с-флары өчен / Төзүчесе Г.Н. Степанова. Русчадан Ф.Ф. Гайнетдинова, Н.Г. Гыймадиев тәрҗ. — Казан: Мәгариф, 2003. — 263 б.: рәс. б-н.

Китапта физикадан урта мәктәп курсы буенча сыйфат, хисап мәсьәләләре һәм график мәсьәләләр тупланган. Бу мәсьәләләр физика укытучыларына таныш булган мәсьәләләр җыентыкларыннан сайлап алынган. Китапның алдагы басмасы гамәлдәге программа буенча 9-11 нче сыйныф укучылары өчен 1999 елда чыккан.

Сборник задач по физике для 10—11 классов общеобразовательных учреждений. /Составитель Г.Н. Стеранова (перевод с русского на татарский язык). — 7-е изд. — М.: Просвещение, 2001.
Китаплар | Просмотров: 1264 | Загрузок: 102 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 30.03.2014 | Рейтинг: 5.0/2 | Комментарии (0)

Гыйләҗева Л.Г., һадиева Л.Г. Татар теле. 9 нчы сыйныф: Яңа формада дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләнү өчен кулланма. Татар телендә гомуми белем бирү мәкт. өчен. - Казан: Гыйлем, 2014. - 64 б.

Кулланма 9 нчы сыйныф укучыларына татар теленнән яңа формада дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләнергә ярдәм итү максатыннан төзелде. Имтихан үткәрүгә бәйле барлык материалларны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан табарга мөмкин. Кулланма укытучылар, укучылар һәм аларның әти-әниләре өчен тәкъдим ителә.
Китаплар | Просмотров: 5184 | Загрузок: 512 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 29.03.2014 | Рейтинг: 4.0/3 | Комментарии (0)

Лукашик В. И., Иванова Е. В.
Физикадан мәсьәләләр җыентыгы: Татар урта гомуми белем мәкт. 7—9 нчы с-флары өчен/ Русчадан Л. X. Мөхәммәтҗанова тәрҗ. — Казан: Мәгариф, 2001. — 223 б.: рәс. б-н.

Лукашик В. И., Иванова Е. В.
Сборник задач по физике для 7—9 классов общеобразовательных учреждений.— 13-е изд.— М.:Просвещение, 2000. (перевод с русского на татарский язык)

Әлеге китапта урта мәктәпнең 7—9 нчы сыйныф укучылары өчен билгеләнгән физика курсының барлык бүлекләре буенча мәсьәләләр бар.
Китаплар | Просмотров: 2389 | Загрузок: 420 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2014 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Татар теленең орфографик сүзлеге = Орфографический словарь татарского языка : Якынча 43000 сүз/Төз.: К.Р. Галиуллин, Р. И. Раскулова.— Казан : Мәгариф, 2010.— 399 б.

Әлеге сүзлектә хәзерге татар әдәби теле лексикасының төрле катламнары туплап бирелә. Шулай ук басмада «Татарстан Республикасындагы торак пунктлар исемнәре» сүзлеге дә урын ала. Китапның ахырында исем һәм фигыль формаларының ясалышы һәм язылышы турында мәгълүмат тупланган белешмәлек бирелә.

Укучылар, студентлар, укытучылар, нәшрият һәм редакция хезмәткәрләре һәм, гомумән, татар теле белән кызыксынучылар өчен чыгарыла.
Китаплар | Просмотров: 7488 | Загрузок: 648 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 03.02.2014 | Рейтинг: 4.8/4 | Комментарии (0)

Сафиуллина Ф.С., Газизова Ф.М., ТАТАРСКО-РУССКИЙ СЛОВАРЬ СОСТАВНЫХ СЛОВ (Справочное издание), КАЗАН: ТАТАРСКОЕ КНИЖНОЕ ИЗДАТЕЛЬСТВО, 2002. -364 с.

Сафиуллина Ф.С., Газизова Ф.М., Татарча-русча тезмә сүзләр сүзлеге.— Казан: Татар, кит. нәшр., 2002.— 364 бит.

4000гә якын тезмә сүз тупланган бу сүзлек галимнәр, фәнни хезмәткәрләр, тәрҗемәчеләр, матбугат һәм радио-телевидение хезмәткәрләре, мәктәп укытучылары, студентлар, укучылар өчен тәкъдим ителә.
Китаплар | Просмотров: 3716 | Загрузок: 159 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 30.01.2014 | Рейтинг: 3.4/5 | Комментарии (0)

Яшәгән, ди, булган, ди: Әкиятләр. – Казан: Мәгариф, 2000. –143 б.

“Мәгариф” нәшрияты Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге белән берлектә, “Энҗе чәчтем – энҗе җыям” дигән гомуми исем астында, татар фольклорының иң гүзәл җәүһәрләрен туплап, мәктәпләр һәм гимназияләр өчен уку ярдәмлеге сыйфатынды китаплар чыгаруга кереште. Бу китапка татар халык әкиятләре тупланды.

Китаплар | Просмотров: 7437 | Загрузок: 1236 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 20.02.2011 | Рейтинг: 4.1/7 | Комментарии (0)

Дөньялар гел-гел буталып торган бер вакытта кеше үз күңеле өчен рухи азык эзли башлый. Кемнәрдер маҗаралы, фантастик әдәбиятны ябырылып ала, ә кемнәрдер халык иҗатына караган легенда һәм мифлардан, гасырлар тузаны каплаган һәм халык хыялы белән фантастика дәрәҗәсенә күтәрелгән персонажларда үзенә тормышчанлык эзли.

Легенда һәм мифларны үз эченә алган бу кечкенә җыентык сезне сихри һәм серле дөньяга алып кереп уйланырга мәҗбүр итсен.

Татар халык иҗатының бу өлгеләрен безгә С. ГЫЙЛӘҖЕТДИНОВ тәкъдим итте.

В данном архивном файле книга, выпущенная книжным издательством журнала "Казань" в 1992 году, "Татарские народные легенды и мифы". Книга будет полезна всем, кто интересуется культурой татарского народа.

Китаплар | Просмотров: 9379 | Загрузок: 876 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 29.04.2008 | Рейтинг: 5.0/4 | Комментарии (1)

Халык авыз иҗатын җыю, аны төзү, тәртипкә салуда Нәкый ага Исәнбәт гаять зур хезмәт куйды. Бу өлкәдә ул балаларны да онытмады. Аның халык авыз иҗатының иң гүзәл энҗеләреннән төзелгән ике китабын («Нәниләр шатлана», «Балалар дөньясы») балалар бик сөенеп кабул итте.

«Бу җыентыкта, — ди Нәкый ага Исәнбәт, — укучы балалар арасыннан җыеп алынган һәм темасы белән дә балалар тормышыннан алынып, сурәтлекләре белән дә алар яраткан мәкаль һәм табышмаклар сайланды».

Өлкән әдибебезнең бу хезмәтләре мәктәпләрдә халык авыз иҗатын өйрәнүдә ярдәмлек буларак та зур әһәмияткә ия.

Татарстан китап нәшрияты, 1973.

Китаплар | Просмотров: 9786 | Загрузок: 838 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 07.04.2008 | Рейтинг: 5.0/3 | Комментарии (2)

Халык авыз иҗатында табышмаклар аерым урын тота. Алар баланың зиһенен баетуда, акыл сәләтен үстерүдә, уйлау-фикерләвен тирәнәйтүдә зур әһәмияткә ия. "Отканга — мәкаль, тапкырга — табышмак" дигән әйтем әнә шуңа ишарә. Табышмаклар җыентыгын төзегәндә без халкыбызның бай мирасына таяндык. Бу өлкәдә зур хезмәт куйган галим Нәкый Исәнбәтнең китаплары аеруча игътибарга лаек. Аның "Татар халык табышмаклары" (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1970) энциклопедик хезмәте эле дә галимнәр, укытучылар, тәрбиячеләр, ата-аналар өчен өстәл китабы булып тора. Шулай ук "Татар халык иҗаты" сериясендә чыккан "Табышмаклар" китабы (Казан, 1977) бу җыентыкны басмага әзерләгәндә нигез итеп алынды.

Халкыбызның бай иҗатын үзендә туплаган табышмаклар югары уку йортларында, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында халык авыз иҗатын өйрәнүдә ярдәмлек буларак тәкъдим ителә.

Китаплар | Просмотров: 23518 | Загрузок: 1749 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 04.04.2008 | Рейтинг: 3.0/21 | Комментарии (8)

«Һәр халыкның мәкале үзенчә. Менә шулардан мәкальнең иң зур күпчелеге һәр халыкның үз иҗтимагый-тарихи тормыш тәҗрибәләреннән һәм ышануларыннан, аның үз теленең иҗат һәм сурәтләмә мөмкинлекләренә таянып барлыкка килгәнлеге аңлашыла. Аның кайчан туа башлаганы билгесез, авторлары исемсез, шулай ук аның әле дә туудан туктаганы юк. Тормыш һәм халык яшәгән җирдә аның тумавы мөмкин дә түгел: чөнки кеше үз табигате буенча шагыйрь, үзе тәҗрибә һәм иҗат иясе. Шунлыктан мәкаль башлап ялгыз кеше авызыннан әйтелсә дә, һәр уңышлы иҗатны эләктереп алучы халык аны телендә саклый, тагын да шомарта, чөнки аны гомуми мәгънәгә күтәрүче халык үзе бөек шагыйрь, үзе тормышны иҗат итүче бөек даһи ул» (Нәкый Исәнбәт).

Өлкән әдибебез Нәкый Исәнбәтнең бу хезмәте югары уку йортларында, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында халык авыз иҗатын өйрәнүдә, ата-аналарга бала тәрбияләүдә ярдәмлек буларак зур әһәмияткә ия.

Китаплар | Просмотров: 9956 | Загрузок: 831 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 02.04.2008 | Рейтинг: 3.5/8 | Комментарии (0)

1-10 11-12
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz