Посетители |
Онлайн всего: 4 Гостей: 4 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Сентябрь » 08
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Безнең нугайлар килә монда ничә йөз ел элек, сугыштан качып. Вич ыруы белән, бала-чага, дөнья мал-туарлары белән. Качып киләләр Кубань ублысыннан. Һаман килгәннәр шушылай Себер ягына.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Абдрахман авылының тарихы шундый: безнең шушы җиргә Пинзе губернасы, Красный Слабут өязеннән Абдрахман бабай башлап килеп карап киткән. Аның чыгып китүенә сәбәп: ул крепостной боярда крестьян булып эшләгән.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Котлымбәт карьясе Пугачев бу җирләргә килүдән бер микъдар сәнәләр элгәре утырган булырга кирәк. Котлымбәт дип исем бирүләре, Котлы Әмәт намында бер адәм килеп утырып, Котлымбәт исемендә булып калган. Котлымбәт бабамыз Казан ягында Тау иле карьясендә туып үскән адәм булган. Аның бу җирләргә килеп утыруының сәбәбе бу рәвештә булган.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Булган бер мосафир, ягъни ил гизүче. Китеп бара икән шулай юл буйлап, ни күрсен, юлда акча ята. Бик шатлана моңа ярлы мосафир һәм әйтә:
— Күп җирләрдә булдым, озын юллар гиздем, тик бәхетне тапмадым,— ди.— Бу өч тиен акча юкка гына булмас, ходай бирде аны миңа,— ди.— Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына, шуннан да шәп җир булмас,— ди.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Менә безнең бу Ака авылы мең дә җиденче елга кергәч салынган. Монда булган безнең Кесәкәй дигән бабай, шул килеп утырган. Кесәкәй бабай бу җиргә утырган вакытта урман булган, бер җирдә күренмәгән урман булган, шунда килеп утырган ул. Бабай килеп утырганда, бер хатыны булган, шуннан дүрт хатын алган.
|
|
|
|
|