Булган бер мосафир, ягъни ил гизүче. Китеп бара икән шулай юл буйлап, ни күрсен, юлда акча ята. Бик шатлана моңа ярлы мосафир һәм әйтә:
— Күп җирләрдә булдым, озын юллар гиздем, тик бәхетне тапмадым,— ди.— Бу өч тиен акча юкка гына булмас, ходай бирде аны миңа,— ди.— Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына, шуннан да шәп җир булмас,— ди.
Йорт салып, кәләш алып җибәрә. Авыл исеме шуннан торып калган.
ЧАГАНЛЫ
Безнең Чатанлыга килеп утыра Шаһбан исемле кеше: Шаһбан аенда туган. Алар килә Пенза губернасының Ләмберә өязеннән, Тула авылыннан. Шаһбан дүрт малае белән килә монда: Рамазан, Рәгазе, Асан, Шәмгун. Дүрт малай белән килеп утыра. Менә шунда Чаганлыга. Уйлыйлар: «Ну, нинди исем бирергә авылга? Шаһбан дип әйтсәк, монда Аюхановлар да килгән, аннан соң Усманов дигән дә килгән. Менә бу чокырда чаган үсә. Чаганлы исеме бирәбез!» Вот шуңа калган Чаганлы исеме. Аннан монда әле килгән булган башкортлар, алар килгән Дүртиле районыннан, берничә йорт. Аларның җире була суның теге ягында, безнеке бу якта. Мишәр дип йөртәләр безне, шуннан килгән халык без...