Посетители |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Сентябрь » 8 » КОТЛЫМБӘТ
КОТЛЫМБӘТ | 19:06:46 |
Котлымбәт карьясе Пугачев бу җирләргә килүдән бер микъдар сәнәләр элгәре утырган булырга кирәк. Котлымбәт дип исем бирүләре, Котлы Әмәт намында бер адәм килеп утырып, Котлымбәт исемендә булып калган. Котлымбәт бабамыз Казан ягында Тау иле карьясендә туып үскән адәм булган. Аның бу җирләргә килеп утыруының сәбәбе бу рәвештә булган.
Ләкин әүвәлдә Науруз бабаң тарихын зикер кыйлып язмыйча Котлымбәт бабамызның хәле килеп чыкмай.
Науруз баба шулай ук Казан ягында тугып үскән адәм булып, аның әткәсе дә заманасында хөкүмәткә күп хезмәт итүче адәмләр җөмләсеннән булып, шул заманда солдат хезмәте итүгә авылга ничә адәм кирәге өчен язу килеп, һәм шул тугрыда авыл картлары җыелыш ясап, хезмәт итүгә җарардай егетләрне тәфтиш кыйлып, үзләре тотып җибәрер булганнар. Науруз бабаның әткәсе егетләрне сайлап хезмәткә җибәрү тугрысында авыл саен йөреп, күп хезмәт итүче булып йөргән вакытта, фани дөнья һич кемгә вафа кыйлмай, «көлле, нәфсун заикатүл мәүтә» мууҗебенчә , кара җир кулына алган. Науруз бабаның әткәсе вафат бәгъдендә әүвәлдә килә торган солдат хезмәте хакында авылга ничә адәмгә язу килеп, мәзкүр авыл картлары җыелып тәфтиш кыйла башладылар.
«Менә Наурузны тотып бирәбез, аның атасы бу тугрыда күп адәмнәрнең башына җитде» дип, баштан Наурузны җибәрмәкче булганнар. Мәзкүр җыелышта Науруз үзе дә булып, шул сүзне ишетү белән кача башлап, аны күп адәмнәр артында тотарга чыгып, каршыда зур су тугры килеп, шул судан аркылы чыгып, кара урманга кереп котылып калган. Шул чыгудан үз авылына кайтмай үзенә күп иптәш җыеп, калын урманнарда торып гомер кичерә башлаганнар. Каю вакытларда юлда йөри торган сату кәрваннарына һөҗүм кыйлып, мал төшереп тора башлаганнар. Мәзкүр җыелган шәйкәләрендә егерме ике адәм булып һәр каюсы үзе кеби яшьләр булган. Науруз барына баш булып, хезмәткә кушкан урынга «баш өсте» дип, һич карышмай хезмәт итәр булганнар.
Бундай адәмнәр кәрван һәм юлчыларга күп зыян китереп, болар хөкүмәткә ишетелеп, хөкүмәт шушы тугрыда, бундай адәмнәр хакында бик яхшы күркәм карар чыгарып:
— Әгәр дә, шушындый адәмнәр үз ихтыярлары белән килеп буйсыначак булсалар, үзләре теләгән урыннан җир-су бирелеп һәм үзен кабилә башлыгы итеп, утырган авыл һәркайсының үз исеменә булачак,— дигән. Хөкүмәт тарафыннан чыгарылган карарны ишетеп, зикер кыйлынган егерме ике адәм җыелып, шушы тугрыда күп сүзләр булган соңында, һәр кайсысының исемнәрен зикер кыйлып, хөкүмәткә үз ихтыярлары белән буйсынырга приговор төзүгә карар кыйлынып, икенче көн приговор ясалып, мәзкүр приговорны Уфа губернасы тарафына алып бару өчен Науруз баба белән Котлымбәт бабамызны төбәп куелып, һәм арада көннәр күп үткәрмичә иртән торып, хәерле сәгатьтә тройка кара атлар җигелеп, Науруз баба түргә, Котлымбәт бабамыз кучергә утырып, бер заман Уфа шәһәренә барып керәләр.
Губернатор капкасы ачык, ләкин капка төбендә ике якта жандарлар тора. Науруз баба үзенең гайрәтле булуыннан, Котлымбәт бабамызга атларны нык тотарга кушып һәм ачык капкадан рөхсәтсез чабып кереп тә китеп, губернатор ишеге төбенә барып тукталу белән жандарлар килеп тотып алулары булган, аларга тиз генә җавап биреп, губернаторның керүгә рөхсәт булып, Котлымбәт бабамыз атлар янында калып, Науруз бабай кереп тә киткән. Ләкин кергән вакытта бер жандар кулыннан тотып, губернаторның тора торган кумытка җиткәннән соңында, кулыннан җибәрмәй торган вакытында губернатор килеп:
— Җибәр кулыннан, сөйли торган сүзен сөйләсен! — дигәч, приговорны губернаторга биреп, укый башлау белән, торып үз янына утырырга әмер булып, укыган вакытта һәр җөмләгә җитү белән: «бу эш дөрестме, Науруз?»— дип сорый барып, тәмамынча кадәрле шилә рәвешдә укып, сорап, тәфтиш кыйлганнан соң:
— Науруз, сабыр итегез, әбит хәзерләнә, иптәшегез бармы? — дип сораган:
— Бар, икәү килдек,— дигәч:
— Иптәшегез шушы приговорга кергән адәмнәрдәнме? — дип сораган.
— Дөрест, шушы приговордагы адәмнәрдән,— дию белән керергә рөхсәт булып, әбит һәм чәйдән соң губернатор әйткән:
— Науруз, сез сабыр итеп торыгыз, бу тугрыда мин сезнең хакта Оренбург губернаторына бик яхшы итеп үз кулым илән язу язып, кулыңызга бирәмен. Шул язу белән Оренбург губернаторына барып күренеп, сезгә кайдан җир-су бирәчәген ул беләдер, план аның кулында,— дип үзе язып, мәзкүр язуны Наурузның кулына биреп, башыннан сыпырып чыгарып җибәрә.
Алар тора торган үз ватаннарына кайтып, иптәшләре белән киңәш иткәннән сон, Оренбурга баруга Науруз белән Ягъкуб бабаны төбәп, бер көн хәерле сәгатьтә сәфәр чыгып, Оренбурга җитеп, мәзкүр кәгазьне губернаторга биреп, укый башлау белән бонларга бик ачык вә күркәм йөз белән илтифат итеп язуны укыганнан соң:
— Науруз, сез хәзер фәлән йортка барыңыз, анда сезгә ашамак һәм эчмәк, яту-тору өчен урын хәзер, расход безнең өстә, сезгә монда беркадәр торырга тугры килә,— дип чыгарып җибәрә. Шуннан соң губернатор шушы турыда падишаһка гариза җибәреп, тиз генә ул гариза падишаһтан әйләнеп тә кайта. Падишаһтан килгән кәгазьне ачып укып карасалар, анда буйлә рәвештә язган була: «Оренбургтан Казанга кадәрле олуг юл булачак. Мәзкүр юл буена аларның һәрберсен утыртырга тугры килә. Ләкин ике авыл арасы 15 чакрымнан ким булмасын! — дигән хәбәр килә. Шушы хәбәрне укып ишетү белән, Науруз белән Ягъкуб чакырылып килеп, губернатор тора торган кәнцәләргә керәләр. Шундук урын бирелеп, губернатор падишаһтан килгән кәгазьне укып:
— Сез хәзер падишаһның якын адәмнәреннән булып, һәр каюнызга җир-су бирелеп, һәр береңез бер кабилә башлыгы булуга әмер кыйлган. Падишаһның шушы күркәм васыятен кабул итеп тотуга сезне әмер кыйлам! — дигән сүзне ишетү белән, Науруз белән Ягкуб ризалыкларын күрсәтеп китәләр дә, тора торган ватаннарына кайтып, иптәшләре белән киңәш кыйлганнан соң, бу эшкә һәр каюсы риза булып, Науруз белән Котлымбәт бабай янә сәфәр чыгып Оренбургка җитеп, губернаторга күренеп, боларны ачык йөз белән каршы алып, Науруз бабайны план буенча Казанга кадәре авыл утырту өчен өстенә йөкләтеп һәм Наурузга бер микъдар чин бирелеп, һәм шул баруларыннан кайтмаенча, аларга инженерлар бирелеп, план буенча төзелә торган олуг юл буена һәрберсен утырта килеп, Науруз бабай Оренбургтан чыгып, Сакмар буена җиткәндә үзенә тору өчен урын билгеләп утыруга сораган. Ләкин анда утыруны мәгъкуль күрмәгәннәр.
— Монда солдатның күп йөри торган юл өсте, сиңа тынлык бирмәсләр,— дигәч, инженерларның сүзен кабул итеп, үзенә насыйп урын шушы хәзерендә яши торган, үз исеменә куелган Науруз сахрасы насыйп булып, шунда утырып яшәгән. Гомер итеп дөньядан кичкән.
Шуннан соң килеп, безнең Котлымбәт бабамызга шушы яши торган үз исеменә куелган Котлымбәт сахралары насыйп булып, рәхәтлек берлән гомер кичеп дөньядан күчкән. Ләкин һәр берсенә падишаһ фәрманы буйлә рәвештә булган: нинди җенестән булса да, килгән адәмнәрне кабул итәргә, утырырга рөхсәт бирергә.
Һәм шуның өчен безнең Котлымбәт карьясендә дүрт-биш төрле нәселдән халык бар. Беренче — типтәр, икенче — башкорт, өченче — ар, дүртенче — чуваш нәселләре. Болар һәр кайсы, шушы урынга килеп, ислам диненә кереп утырган адәмнәр. Шушы елдан берничә Эшер һәм Ягъкуб бабайлар үзләренә насыйп булган урынга, олуг юл буенча Казанга кадәре утырганнар.
Дусмәт — Дуст Өммәт намында . Дусмәт, Эшер һәм Ягъкуб бабайларның каю тарафта тугып үсүләре мәгълүм түгел.
Шушы олуг юл буена утырган адәмнәрнең каю вакытта килеп утырганга ачык тарих булмаса да, сүзем башында, «Пугачев бу җирләргә килүдән әүвәл утырган булырга кирәк», дип киткән идем.
Бу сүзнең дөрест булуын Науруз бабаның тарихыннан аңларсыз. Наурузның Яңабирде намында бик күркәм вә бик зирәк бер углы булып, әткәсе кабилә башлыгы булып калып, хөкүмәткә бик зур эшләр күрсәткәнлектән, аңа капитан ләвазимы бирелеп яшәгән вакытта Пугачевның бу тарафка килеп җиткәнен ишетеп, яхшы атка атланып, Оренбург шәһәренә барып керә. Шуннан күп заман да үтми, Пугачев гаскәре Оренбургка җитеп, шәһәрне камап ала. Ләкин күп вакыт мохасәрә кыйлганнан соң, шәһәргә керә алмай кире Җаек буена барып, Җаекта үзе урынына бер атаманын калдырып, Пугачев үзе гаскәре белән, шушы безнең олуг юл буена килеп, шушы тарафка килгән вакытта, Оренбургтан мәзкүр Науруз бабаның углы Яңабирде бабай берлән күп гаскәр килеп, «Кеше кырылган» буенда ике гаскәр кара-каршы килеп, бик зур сугыш булып, күп адәмнәр кырылып, Пугачев артка чигәргә мәҗбүр булып, безнең сахрага килеп, бер микъдар көннәр карарланган. Каравыл тавы исемләнеп калуга мәзкүр Пугачевның гаскәре каравыл торган тау һәм «Кеше кырылган буе» дип исемләнеп калуга мәзкүр ике гаскәр кара-каршы килеп күп адәмнәр вафат булганлыктан «Кеше кырылган буе» аталып калган.
Пугачев бу җирләрдән үтеп, Казанны алу нияте берлән барулары 1774 нче ел, яз айларында булуы ачык тарихлар күрсәтә. Шаять соңыннан зикер кыйлып язармын.
Шушы зикер кыйлынмыш, Яңабирде бабайның тарихына караганда, Пугачев килүдән бер микъдар мокаддәм утырган булырга кирәк.
Шушы язган тарихымыз Науруз каръясында, шушы без утырган җирләрнең язылган зур криб* булып, шушында язылган вакыйгалар һәр каюсы дөрест булып, калын яшел кәгазьдә русча кәләмдә язылып, күп урыннары тузып, ертылып танымаслык дәрәҗәгә җитеп, мәзкүр криб берлән бергә тегеп, бер кнәгәдә булган.
Науруз карьясында Мөфәззал намында сиксән яшендәге адәм ничә мәртәбә укып, тәфтиш кыйлып, укып чыгуын бәян кыйла. Ләкин шушы криб берлән һәр каюмызга хаҗәт булган сөекле тарихымызның югалуына үзе сәбәп кыйлган: сөйләвенә караганда, моннан ничә еллар элек Науруз һәм Котлымбәт авылына бирелгән җирләргә урыс карьяләре утырган. Ләкин шушы чакта Науруз авылы адәмнәре, шул рәвешчә зур җыелыш ясап, киңәш итәләр: «Кулымыздагы криб берлән хөкүмәткә күрсәтеп гариза бирсәк, бездән соң яңа килеп, безнең җиргә утырган авылларны урыныннан күчерәмез, яисә күчмәгәнләрдән безнең җиремезгә утырган һәр каю авыллардан бик зур дань түләтәмез»,— дип. Шул фикер берлән Науруз халкы бик зур җыелыш ясап, күп мөшавәрәттән соң югарыда зикер кыйлынмыш Мөфәззал нам адәмне җибәрергә булалар. Аларга шушы хакта приговор төзеп хөкүмәткә алып барып күренү өчен бер яхшы язу белгән руска хаҗәт төшә. Язуга ни кадәр сораса да бирүгә разый булырга карар чыгарылып, шул бөтен Науруз авылы җыелган җыелышларында мәзкүр языла торган кәгазьне хөкүмәткә алып барып күрсәтү өчен яхшы, ачык фикерле адәмнәрдән югарыда язылмыш Мөфәззал дигән адәм белән мәшһүр Касим мулла углы Аксак Хөсәенне төбәп, күңелләре тынычлап, җыелыштан таралалар. Хәзер һәрбер авырлыклар шушы ике адәм өстенә йөкләнеп кала.
Бу адәмнәр, рус карьясенә барып, язуга оста вә фикере ачык булган рус табып, үзенең сораганын биреп яздыралар да, өйдә озак та тормый, икесе сәфәр чыгып, Самарга барып, җир тикшерелә торган мәхкәмәгә кереп, мәзкүр криб берлән хәзер язган гаризаларын бирәләр. Мәхкәмәдә булган адәмнәр укып карыйлар да:
— Хәзер без аңладык, сез кайтыңыз, эшне яхшы тәфтиш кыйлып сезгә язу җибәрербез, үзеңез монда кабат килеп йөрмәңез,— дип, мәзкүр криб берлән гаризаны, крибкә беркетелгән газиз булган күркәм тарихны шунда алып калалар. Шуннан сон язу да килмәгән, соңыннан тәфтиш кыйлган адәм дә булмаган. Шулай итеп безнең газиз тарихымыз югалуга үзләре сәбәпче булганнар.
Карыйм үткән гомерләрнең Тарихында ниләр барын, Кәтәм рәхәт, көтәм тынлык, Көтәм шатлык хәбәрләрен.
Карья — авыл. Бер микъдар сәнәләр — берничә еллар. Нам — исем. Зикер кыйлып — искә алып. Тәфтиш — тикшерү. Көлле нәфсун заикатүл мәүтә мууҗебенчә —«һәркем үлем ачысын татыр» гыйбарәсендәгечә. Бәгъдә — соңында. Мәзкүр — әйтелгән, күрсәтелгән. Жандарлар — жандармнар. Кумыт (комната)— бүлмә, кабинет. Нам — исем. Ләвазим — дәрәҗә. Мохасәрә — камау. Дань — ясак, бәя. Мөшавәрәт — киңәшләшү. Мәхкәмә — суд, хөкем урыны. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 2041 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|