4049. Күгәрчен баласы, күрексез булса да, үскәч күгәрчен була, ди. 4050. Күгәрчен булып туган кош карга булып үлми. 4051. Күгәрчен күгәрчен белән аулана. 4052. Күгәрчен күгәрченне «гөлдер бу-у» дип мактаган. 4053. Күгәрченнең бодае һәркайда. 4054. Ут чыкса — күгәрчен су ташый, чыпчык чүп ташый, имеш. * * * 4055. Күгәрчен сөте генә юк. 4056. Пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп торалар. |