Посетители |
Онлайн всего: 2 Гостей: 2 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Май » 06
4074. Саескан бер ботакта озак утырмас. 4075. Саескан, кеше йөрүен үртәп, үз йөрүен оныткан. 4076. Саескан сагыз чәйни, карганың күзе кайный. 4077. Саескан сайрау белән сандугач булмас. ...
|
4071. Песнәк диңгезне яндыра алмый. 4072. Песнәкнең үзенә күрә бизмәне, бүдәнәнең үзенә күрә бакрачы. 4073. Эшләки , эшләки, эшләмәсәң хаста ки, дип әйтә ди эшләки кошы.
|
4068. Ләкләк, гомере үтәр әләкләп. 4069. Ләкләк тә булдымы кош: яз килер дә кыш китәр. 4070. Ләкләкнең килешен сорама, китешен сора.
|
4064. Ике лачын сугышса, ябалакка йон булыр. 4065. Лачын кошка һава кадерле. 4066. Лачыннан ни файда бар очалмаса. 4067. Үлгән лачыннан тере карчыга артык.
|
4057. Алдан кычкырган күкенең башы таз була. 4058. Иртә кычкырган күкенең башы авырта. 4059. Күке баласын карга асрар, туйдыралмый күзе чыгар. 4060. Күке гыйшык тота, баласын карга карый. ...
|
4049. Күгәрчен баласы, күрексез булса да, үскәч күгәрчен була, ди. 4050. Күгәрчен булып туган кош карга булып үлми. 4051. Күгәрчен күгәрчен белән аулана. 4052. Күгәрчен күгәрченне «гөлдер бу-у» дип мактаган. ...
|
4044. Көртлек, кар астына башын яшергән белән, артын күрмиләр дип уйлый. 4045. Көртлек әйткән ди: «Көрткә чумсам да, кышны чыгармын». 4046. Озанлы җир — үләнле җир. 4047. Тозагын кормас борын көртлеген ашый баллама. ...
|
4036. Козгын баласы анасыннан да узган. 4037. Козгын карганы «кара» дип хурлаган. 4038. Козгын каркылдаган саен кауга какмыйлар. 4039. Козгын яу башлар, яуга карга иярер. ...
|
4024. Бер чебеш алган карчыга икенчесенә янә кайтыр. 4025. Ике карчыга сугышкан, киекчегә йон файда. 4026. Каргы — карчыганың азганы. 4027. Карчыга авызыннан ит кире чыкмый. ...
|
4018. Бер карлыгач килеп яз булмый, бер саескан килеп кыш булмый 4019. Карлыгач —йортка, сандугач бакчага кунар. 4020. Карлыгач сандугачка иярә алмас. 4021. Карлыгачның койрыгы җәпле, еланның — теле. ...
|
3929. Аксак карга башкалардан элек очар. 3930. Ала карга — азанчы , кара карга — казанчы. 3931. Ала карга алдан кычкырып харап итә, калҗасын төлке алып китә. 3932. Ала карга гына ата-анасына ошый. ...
|
3925. Каракош басып ашар. 3926. Каракош та кояштан ары күтәрелә алмый. 3927. Каракошка ут тигән, каерылып караса үз йоны. 3928. Каракошның күзләре үткен булса да, тамыры черегән агачка оя ясый. ...
|
3917. Азга бөркет кунган, күпкә дуңгыз туйган. 3918. Ата бөркет аерым очар, бала бөркет парлап очар. 3919. Бөркет биектән курыкмас. 3920. Бөркет бәрән ауласа — өлгесе, тычкан ауласа — көлкесе. ...
|
3908. Бер ел бүдәнә симерә, бер ел тартай симерә. 3909. Бытбылдык үз атын үзе сатар. 3910. Бытбылдыктан бер пот май чыккан да, аның да үзенә күрә бер үлчәве булган, ди. 3911. Бытбылдыкның төне юк, һәрвакытта: «бытбылдык». ...
|
3903. Байгыш байгышны яклар. 3904. Байгыш та үз баласына лачын дип исем кушкан. 3905. Байгыш чыпчык аулар. 3906. Байгыштан байгыш туар. ...
|
3897. Аккош аягына су йокмас. 3898. Аккош күрсәң атып ал, былбыл күрсәң сатып ал. 3899. Аккош очар күл күреп, былбыл очар гөл күреп. 3900. Аккош ялгыз яшәмәс. ...
|
3820. Агач башына әүвәл нинди кош кунса, кырына шул кунар. 3821. Асрый белгән кешегә —асыл кош, белмәгәнгә — кара кош. 3822. Асыл кош — аягыннан, сак балык — саңагыннан. 3823. Асыл кош иягеннән асылына. ...
|
3804. Бер тигәнәдән ике көчек ашамый. 3805. Бәләкәй көчек аюдан курыкмый. 3806. Кечкенә көчек һаман кискас. 3807. Кеше артыннан көчек кенә йөри. ...
|
3431. Авыл эте авылына таба өрә. 3432. Авыл эте ала булыр, бүре килсә берегер. 3433. Авыл эте талашыр, бүре килсә ярашыр. 3434. Авыл эте, яман булса, бүре белән дус булыр. ...
|
3398. Акыллы тычкан ике тишек тишәр. 3399. Бер тишеккә ышанган тычкан тиз тотылыр. 3400. Былтыр үлгән күсе, быел чыккан исе. 3401. Икмәк әйләнәсенә тычкан да җыела. ...
|
3336. Азгын мәченең авызы пешкән. 3337. Ач песидән тычкан котылмас. 3338. Зыянчы песи күзен елтыратыр. 3339. Ишектәге песигә «перес!» дисәң, түрдәге песигә тияр. ...
|
3331. Дөядән биек фил бар. 3332. Зур фил дә кечкенә тычканнан курка. 3333. Фил бик масаймасын дип, алла тычканны яраткан, имеш. 3334. Фил, күперне борыны белән төртеп, тазалыгын карый: боры¬нына чыдаса, үзенә чыдый, ди. ...
|
3283. Арык үгезгә пычак юк. 3284. Бер үгезгә бер юкә мунчак җитәр. 3285. Бер үгезнең мөгезенә суксаң, мең үгезнең тоягы шакылдар. 3286. Берәү үгез суя, берәү мөгезен тота. ...
|
3276. Тана бозау тарлауда , үгез бозау үләндә. 3277. Тана бозау тумас борын арты бүзләми. 3278. Тана күзен сөзсә, үгез җебен өзә. 3279. Тана сыер җиленләгәндә белми, бозаулаганда белә. ...
|
3253. Берәүнең бозавы үлсен дисәң, үзеңнең үгезең үләр. 3254. Бозавы туйса, анасы боз ялап туя. 3255. Бозавын сатып алганда сыеры турында сораш. 3256. Бозау анасыннан алга узып йөрсә, бүре ашар. ...
|
3151. Агыйделнең аръягында бер энәгә бер сыер. 3152. Ашаган җиренә сыер да кайта. 3153. Бер былчырак сыер бөтен көтүне былчырата. 3154. Бер сыер асра, берәгәйлене асра. ...
|
3129. Башбаштак тәкәгә болын тар. 3130. Бер кәҗә тәкәсе мең сарыкны суйгакка кертер. 3131. Ике тәкә башы бер казанга, мөгезе булмаса, сыя. 3132. Ике тәкә башы бер казанга сыймас сөзешерләр. ...
|
3075. Ак куй күргәч тә, эче тулы май дип белмә. 3076. Ак сарыкны да аягыннан асалар, кара сарыкны да аягыннан асалар. 3077. Аксак сарык төштән соң бакыра. 3078. Аксак сарык ятып симерер. ...
|
3004. Арык кәҗә тартышкак. 3005. Бер кортлы кәҗә бөтен читәнне җимергән. 3006. Бер корчаңгы кәҗә алты тәкәне сөзештерер. 3007. Бер кәҗә ике күршене сугыштырыр. ...
|
|
|
|
|