3129. Башбаштак тәкәгә болын тар. 3130. Бер кәҗә тәкәсе мең сарыкны суйгакка кертер. 3131. Ике тәкә башы бер казанга, мөгезе булмаса, сыя. 3132. Ике тәкә башы бер казанга сыймас сөзешерләр. 3133. Кәҗә тәкәсе түрә булырга яратыр. 3134. Кәҗә тәкәсен беркем дә көтү башы иткәне юк — үзе алдан. 3135. Сөзешкәндә мөгезсез тәкә җиңелер. 3136. Тау башындагы тәкәгә тау астындагы арыслан сәлам бирер. 3137. Тау тәкәсе тик торса ач кала. 3138. Тәкә асраган шулпа эчәр. 3139. Тәкә булсын, сөт бирсен. 3140. Тәкә булыр кузының маңгай алды дүң булыр. 3141. Тәкә бүредән куәтле түгел, тәкә менгән тау куәтле. 3142. Тәкә ите им булыр, кәҗә ите җил булыр. 3143. Тәкә сөзеп тау түнтәрмәс. 3144. Тәкә тәкәгә: «Барыбер бүген суялар, әйдә сөзешеп калыйк!» — дигән, ди. 3145. Тәкәләр сөзешкәндә кәҗәләр ял итә. 3146. Тәкәнең мөгезен тәңрегә җиткәнен кем күргән? 3147. Тәкәнең, тауга менмәсә, тоягы кычый, ди. 3148. Һәр мөгезле — кучкар түгел, һәр канатлы — шоңкар түгел. * * * 3149. Ул гына алланың кашка тәкәсе. 3150. Син генә кашка тәкә, мин генә аксак бәбкә түгел. |