3277. Тана бозау тумас борын арты бүзләми.
3278. Тана күзен сөзсә, үгез җебен өзә.
3279. Тана сыер җиленләгәндә белми, бозаулаганда белә.
3280. Тана чыкмый сыер керми.
3281. Таналының тамагы тук.
3282. Тар җирдә тана башы, алачыкта бозау башы.