4037. Козгын карганы «кара» дип хурлаган.
4038. Козгын каркылдаган саен кауга какмыйлар.
4039. Козгын яу башлар, яуга карга иярер.
4040. Козгын юл башларга оста булыр.
4041. Козгынга да үз баласы былбыл күренер.
4042. Козгынныкы агач башында, карганыкы уртак.
4043. Үләксә исен козгын алдан сизәр.