3908. Бер ел бүдәнә симерә, бер ел тартай симерә. 3909. Бытбылдык үз атын үзе сатар. 3910. Бытбылдыктан бер пот май чыккан да, аның да үзенә күрә бер үлчәве булган, ди. 3911. Бытбылдыкның төне юк, һәрвакытта: «бытбылдык». 3912. Бүдәнә симереп батман булмас. 3913. Бүдәнәнең унике пот мае бар. 3914. Бүрәнәгә басты бүдәнә, бүдәнәне басты бүрәңә: бүрәнә дә гаепле, бүдәнә дә гаепле. 3915. Җәйгә чыкса, бытбылдык күкәй сала, тартайның көчәнеп арты тала. 3916. һәр бытбылдык үз сазын мактый. |