3151. Агыйделнең аръягында бер энәгә бер сыер. 3152. Ашаган җиренә сыер да кайта. 3153. Бер былчырак сыер бөтен көтүне былчырата. 3154. Бер сыер асра, берәгәйлене асра. 3155. Бер сыер тугай пычратмас. 3156. Бер сыерны да бер көтәсең, мең сыерны да. 3157. Бер сыерны сауган белән май чыкмас. 3158. Бер сыерның койрыгы мең сыерны пычратыр. 3159. Бер сыерның тизәгенә ун сыер таеп егылган. 3160. Берәү мөгез тота, икенчеләр сыер сава. 3161. Бозавы үлгән сыерда сөт булмас. 3162. Бохарада бер энәгә бер сыер, барып карасаң чүп тә юк. 3163. Буаз сыер богылда, кысыр сыер саламда. 3164. Ике сыер ышкынса, арада чебен үлә. 3165. Инәге булса, чиләге булыр. 3166. Ишек алдыңда сыерың булса, табыныңда маең булыр. 3167. Кара сыер туганын танымас. 3168. Кара сыердан да ак бозау туган. 3169. Карт сыер бозавы кадерле була. 3170. Карт сыер үзенең бервакыт тана булганын белмәс. 3171. Күпме генә акырса да, сыер сыер инде, ат булмый. 3172. Күтәрәм дип сыердан бизмә, тибешкәк дип аттан бизмә. 3173. Мөгрәп килгән сыерның мөгезен бәреп сындырма. 3174. Мүкләк сыер сөзешкәк, аксак бия тибешкәк. 3175. Мүкләк сыер сөтле була. 3176. Мүкләк сөзсә нык сөзәр. 3177. Сигез сыер асраганчы симез сыер асра. 3178. Суясы сыерга да су эчер. 3179. Сыер алганчы чүлмәк ал. 3180. Сыер алсаң савып ал, сөтен-маен кабып ал. 3181. Сыер алсаң танып ал, танымасаң таргылын ал. 3182. Сыер ашаудан туймас. 3183. Сыер аягын бозау таптамый. 3184. Сыер, басса, сытам дип баса, ди. 3185. Сыер басу таптаган өчен чөйдәге бозау тиресен кыйнамыйлар. 3186. Сыер дулап ат булмый. 3187. Сыер дуласа аттан яман. 3188. Сыер елына өч кенә туя, ди. 3189. Сыер, кайда су эчсә, шунда болгата. 3190. Сыер көтүчесен белер, хуҗасын белмәс. 3191. Сыер мөгезенә кар эләкми. 3192. Сыер савынга ярый, ат сугымга ярый. 3193. Сыер сары булмыйдыр, дөя туры булмыйдыр. 3194. Сыер су эчәр—сөт булыр, елан су эчәр — агу булыр. 3195. Сыер сыйпаганны белмәс. 3196. Сыер — ярты әңкә. 3197. Сыер үги бозау имезә. 3198. Сыер үз йорт тирәсендәге чирәмне ашамый. 3199. Сыер җиксәң, ат йөрешен көтмә. 3200. Сыер җиленендә сөт ачымый. 3201. Сыерга ияр килешмәс. 3202. Сыерга камыт кидермиләр. 3203. Сыерга коры су биреп, сөт көтмә. 3204. Сыерга тозлы су күрсәтмә: ач калып, сөт бирмәс. 3205. Сыерга ябу килешми. 3206. Сыерга ял үсмәс. 3207. Сыердан май саумыйлар. 3208. Сыерлар су эчкәндә, бозаулар боз ялый. 3209. Сыерлар су эчкәндә, бака сыйрагын тыга. 3210. Сыерлар тоз ялаганда, бозаулар боз ялый. 3211. Сыерлы кеше — сыйлы кеше. 3212. Сыерлының сые бар, сыерсызның ние бар. 3213. Сыерлының төсе гөлдәй, сыерсызның төсе көлдәй. 3214. Сыерны баткан җирендә кыйныйлар. 3215. Сыерны яхшы күрсәткән — артындагы танасы. 3216. Сыерның сөте җиленендә түгел, тагарагында. 3217. Сыерның сөте җиленендә, җилененнән алда телендә. 3218. Сыерның тубыгына су тисә, сөте кими. 3219. Сыеры бар ачка үлмәс. 3220. Сыеры барның сые бар. 3221. Сыйлы көнең сыер белән. 3222. Сыйлы көнең — сыерлы көнең. 3223. Сөзгеч сыер мүкләк була. 3224. Сөзә торган сыерга алла мөгез бирми. 3225. Сөзәм дигән сыерның мөгезе сынган. 3226. Сөмсез сыер үз ыруын танымас. 3227. Сөт бирмәгән сыерны иткә суялар. 3228. Сөтле сыер базарга барып җитмичә кала. 3229. Сөтле сыер көтүдән аерылмас. 3230. Сөтле сыер ябык булыр. 3231. Сөтсез сыер күбрәк мөгри. 3232. Типсә дә, чиләк тутырып савым бирә торган сыер типсен. 3233. Усал сыер акырып уза, юаш сыер кибән боза. 3234. Хуҗаның күзе төшсә, сыер симерә. 3235. Юаш сыер йөндәүгә яхшы. 3236. Яман сыер мөгрәп йортка бүре чакыра. 3237. Яман сыер ябуын җияр. 3238. Яман сыер ярда бозаулар. 3239. Яман сыер сукмакчыл. 3240. Әстерханда сыер бер акча, килә-килә мең акча. 3241. Үгез мөгезле сыерның сөте булмас. 3242. Үзе китеп үзе кайткан сыерсолтан. 3243. Үлгән сыер сөтле була, калган сыер бетле була. 3244. Үшән сыер куерык су эчәр. * * * 3245. Аягына сыер басмаган. 3246. Бозлавыкта бозау ташлар, җәйләүдә җилен башлар. 3247. Кара сыерның сөте. 3248. Кысыр сыерны бозаулату. 3249. Сыер биреп кушсаң, ат биреп тә туктата алмассың. 3250. Сыер колагына телефон сузма. 3251. Сыерга ияр салу. 3252. Сыерым юк киртәдә, кайгым юк иртәгә. |