Четверг, 19.06.2025, 23:09:00   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [323]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [10]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 06 » МӘЧЕ (ПЕСИ)
МӘЧЕ (ПЕСИ)
20:29:19
3336. Азгын мәченең авызы пешкән.

3337. Ач песидән тычкан котылмас.

3338. Зыянчы песи күзен елтыратыр.

3339. Ишектәге песигә «перес!» дисәң, түрдәге песигә тияр.

3340. Йоклап яткан мәче авызына тычкан үзе килеп керми.

3341. Карак мәче син таяк алганчы сизенеп качар.

3342. Карт мәче иркәләгәнне яратмый.

3343. Киштәдәге казылык өзелеп төшә дип, песи ачка үлгән.

3344. Күп йоклаган мышык тычкан тотмый.

3345. Май ашаган песи төгеннән билгеле.

3346. Мыштым мәче майны күбрәк ашый.

3347. Мышык канатлы булса, тургай көн күрмәс иде.

3348. Мышык югында — тычканга бәйрәм.

3349. Мәче асрамаган тычкан асрар.

3350. Мәче баласын көлгә болгап ашар.

3351. Мәче битен юа — колак арты кап-кара.

3352. Мәче булмаган җирдә тычканнар хуҗа.

3353. Мәче иткә буе җитмәгәч, «сөрсегән» дияр, имеш.

3354. Мәче күмәр — эт ачар, бүре күмәр — төлке ачар.

3355. Мәче майны сакламый.

3356. Мәче: «Мич башында калаем, сәндерәдә сараем»,— дип җырлый, имеш.

3357. Мәче сычкан оясына керә алмас.

3358. Мәче, теге дөньяда хуҗасының хөрмәтен танар өчен, күзен йомып ашар, имеш.

3359. Мәче тырнагында сандугач сайрамас.

3360. Мәче урлар, эт түләр.

3361. Мәче уңайга сыпырсаң мырлый, кирегә сыпырсаң тырный.

3362. Мәче әйтә ди: «Хуҗасы сукыр булса иде, балалары күп булса иде»,— дип.

3363. Мәче, үзе йокласа да, күсене күрә.

3364. Мәче үзе уйнаш итәр, үзе каравыл салыр.

3365. Мәчегә уен, тычканга кыен.

3366. Мәчедән артканны эт җыяр.

3367. Мәчедән мәче туар, ул да булса сычкан куар.

3368. Мәчене түбәдән атсаң да, дүрт аягы өстенә төшәр.

3369. Песи аркасы белән җиргә төшми.

3370. Песи белән уйнаган тырнавына түзсен.

3371. Песи сөт салып ала белмәсә дә, чүлмәкне аудара белә.

3372. Песи тычкан алдында — арыслан, арыслан алдында — тычкан.

3373. Песи тычканнан качмас.

3374. Песи уңган булса, тычкан да елгыр булыр.

3375. Песи, югары аскан итне ала алмагач, «бүген уразамын», дигән.

3376. Песи үз балаларын җиде кат яшерә.

3377. Песинең тычкан сөзәсе юк: аңа мөгез ни эшкә?

3378. Сыйпаганны песи дә ярата.

3379. Тәүфыйклы песи дә каймак ашый.

3380. Урлашкан песи син таяк алганчы ук ни өчен икәнен белә.

3381. Хуҗасы янында булса, мәче дә эт баса.

3382. Ялкау мәче янында тычканнар уйнар.

* * *

3383. Аның мәчесе дә куян тота.

3384. Араларында үлгән мәче ята.

3385. Араларыннан кара мәче үткән.

3386. Бер мәчегә ике эт ябышкан.

3387. Дөрес, мәче: дүрт аягы, сигез тырнагы.

3388. Каймак эчкән мәче кебек.

3389. Койрыгы пешкән мәче кебек порсалану.

3390. Май ашаган мәче кебек күзләрне уйнату.

3391. Мәче төчкергән саен исең китмәсен.

3392. Песием, «перес», аягың-кулың дөрес, тычкан тотарга кереш.

3393. Суга төшкән песи кебек йөрү.

3394. Таба ялаган мәче шикелле карана.

3395. Табаны пешкән мәче төсле кая басарга белми.

3396. Такы-токы, мәче боты.

3397. Эчтә мәче кычкыру.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 1854 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz