Посетители |
Онлайн всего: 4 Гостей: 4 Пользователей: 0 |
|
Главная » Татар халык мифлары
Яшәгән, ди, бер карт белән карчык. Урта хәлле кешеләр булган болар. Аларның Батыр Гәрәй исемле уллары булган. Җәйнең бер көнендә ул урманга атларны тышауларга киткән. Аңа бары тик алтынчы яшь кенә була, урманда адаша бу.
|
Әүвәл күп ашаучы, күп су эчүче кешеләрне мәцкәй дип атыйлар иде безнең якта. Хатын, карчык затыннан була инде алар. Мәцкәй төнлә морҗадан ут булып оча, имеш.
|
Күләт авылының Мәрьям исемле кечкенә кыз иптәшләре белән җиләк җыярга урманга киткән булган. Бер заман җил чыккан.
|
Бер шахтер кырык ел хәвеф-хәтәрсез эшләгән. Шахтада авария буласы булмаса, шахта тыныч, әгәр дә авария буласы булса, шахта гүли икән.
|
Бер кешенең була ятим кызы. Бу ятим кызны үги әнисе җибәрә бик иртә суга. Бу хәзер китә суга. Бара. Су басмасыннан җылый-җылый, азап чигеп, су алганда моңар килеп чыга су анасы.
|
Токый кушаматлы Хәмәкәй бабай үлгәч, убыр булып, ут булып авылга Иске Кормашка өенә кайта. Ишек-тәрәзәләр бисмилла әйтеп ябылганлыктан, аннан керә алмый, морҗадан керә. Ул кайтып керүгә, өйдәге бар кеше гырлап йоклый башлый.
|
Мин яшь чакта ирем белән яңа йортка күчтем. Күчкәннең икенче көнендә торсам, почмактан орчык белән зебер-зебер җеп эрләгән тавыш ишетелә, эрләүче үзе күренми.
|
Бер кич шулай Мөхәмөтдин бабай белән сөйләшеп утырабыз. — Беләсеңме, балам, нигә безне кайвакытны «Шүрәлеләр» дип, йә «Шүрәле Яппар» дип йөртәләр?
|
Карабай авылыннан бер агай, тышаулап атын кырга җибәрә икән. Шулай бер көн иртән атын алырга барса, теге шыбыр тиргә баткан.
|
Шүрәле кара урманнарда гына тора. Ул барыбер кешегә охшый, тик кешедән аермасы: бармаклары да, тырнаклары да бик катылар, бик озыннар.
|
Элек шүрәле булган. Җиләккә барганда да кешеләр тоз алып китә торганнар иде. Шүрәлеләрнең култыгына сибәр өчен. Шүрәле булмаганда да бер-берсенә: — Ачыны китер, ачыны,— дип куркыту өчен юри әйтәләр икән. Ачы, яисә тоз дигән сүзне ишетсә, килми, ди.
|
Минем бабайның әтисе Юлдаш Имәнәй кушаматын йөрткән. Бу Имәнәй бөтен вакытын урманда уздырган, уктан атып бик күп киек үтергән. Көннәрдән бер көнне ул урманда кунып калган.
|
Әти мәрхүм сөйли торган иде. Безнең авылда Персиян Сатдин (Сәгьдетдин)— аны Әрмән Сатдин дип тә йөриләр иде — исемле кеше булган.
|
Әүвәл заманда бер егет урманга утынга барган. Урманда утын кисә икән. Шуннан буран чыккан, кич булган, егет кайтырга курыккан. Хәзер егет: «Инде мин хәзер нишлим»,— дип кайгыга калган.
|
Көннәрдән бер көнне кызлар көтүләре белән урманга җиләккә киткәннәр. Көн бик эссе була. Алар урманда бик озак йөреп, тырыс тутырып җиләк җыйганнар. Эсседән, бөркүдән тамаклары кипкән.
|
Элек заманда утынны балта белән генә кискәннәр, пычкы булмаган, ди. Алай бик читен булган, ди. Шуннан соң бер таз кеше юка тимерне алган да, аңа тешләр ясаган, шуннан пычкы булган, ди.
|
Бер шахтер электровозны көтмичә кайтырга чыккан. Шахтер бара-бара алдында ут күргән, алда шахтер бара дип белгәч, шул ут артыннан барган да барган.
|
Шахта иясе сызгыра, мәче булып кычкыра, яшь бала булып җылый, аю булып үкерә, эт булып улый.
|
Бер шахтер бик күп эшләгән. Ул башка шахтерлар шикелле күмерне азапланып чапмаган, кәйләсен күмергә акрын гына бәреп торган, күмер үзлегеннән ишелгән, чөнки күмерен бер вакытта да үзе төямәгән, яңадан эшкә килгәндә аның күмер чаба торган урыны әзер булган, ташларны, гамәлгә ярамаган җир токымнарын җыештырасы булмаган, эшне һәрвакыт чиста забойда башлаган.
|
Су анасы ай яктысында басмага чыгып чәчен тараганга күрә аны еш күреп була, ди. Аның гәүдәсе кеше гәүдәсенә охшаса да бик үк зифа түгел: толымы җиргә җитеп бик озын, башы, озынча күзләре бик зур, тум кара, атылып чыгып тора, кашлары юк (шуңа күрә, кашы бик сирәк булган кешегә дә су анасы диләр), күкрәге бик киң һәм алга калкып тора, тәне бакыр сыман кызыл була, ди.
|
|
|
|
Календарь |
« Март 2024 » | Пн | Вт | Ср | Чт | Пт | Сб | Вс | | | | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
|
|