Посетители |
Онлайн всего: 2 Гостей: 2 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Декабрь » 10 » АГУЛЫ ПЕРӘННИК (Яһуд халык әкияте)
АГУЛЫ ПЕРӘННИК (Яһуд халык әкияте) | 09:19:47 |
Бер хатын, иренә бала карарга кушып, үз эшләре белән каядыр барырга җыенган. «Мичтәге сөткә дә күз салып тор, ташып чыкмасын»,— дип кисәткән ул ирен. Урамга чыккач, иренең перәннек яратканы исенә төшкән дә, яңадан кереп: «Шкафтагы перәнникләргә тия күрмә, тычкан аулар өчен агу сиптем мин аларга»,— дип кисәтеп куйган.
Шулай сөйләнә-сөйләнә, ишекне ябарга да онытып, чыгып киткән, ди, хатын.
Ялгызы калгач, ир кеше бау эзләп тапкан да уң аягын ныклап бишеккә бәйләп куйган. Үзе бер аягы белән бишекне тирбәтә, үзе мичтәге сөтнең кайнап чыкканын көтә икән бу.
Шулчак ачык ишектән өйгә эт килеп кергән. Этне күрүгә, ояда утыручы тавык куркудан пырхылдап очып киткән. Ир кеше ташый башлаган сөтне мичтән алам дигәндә, тавык моңа килеп бәрелгән дә, чүлмәк идәнгә тәгәрәгән. Чүлмәкне алырга дип иелүе булган, аягына бау белән бәйләнгән бишек капланып, баласы идәнгә егылып төшкән дә акырып елый башлаган.
«Хатын кайткач, минем башны бетерә инде,— дип уйлаган ир кеше. —Андый газапларны күргәнче, үлүең артык»,— дигән дә шкафтагы «агулы» перәнникне ашарга карар кылган.
Перәнникләрне ашап бетерүгә, үләргә җыенып, караватка менеп яткан.
Хатыны кайтып, өйдәге хәлләрне күргәч, моны пыр туздыра башлаган:
— И ахмак! — дип кычкырган ул.— Нишләп караватта аунап ятасың?
Ире юрган астыннан башын чыгарган да аңа болай дип пышылдаган:
— И хатыным, гөнаһым шулкадәр зур, хәтта якты дөньяда яшәү дә хәрамдыр миңа. Шуларны уйладым да шкафтагы агулы перәнникләрне ашадым. Хәзер менә караватта үлем килгәнне көтеп ятам инде. |
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 5 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|