Посетители |
Онлайн всего: 19 Гостей: 19 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Декабрь » 07
Урман буйлап куян куганда, Төлке чокырга егылып төшкән. Аннан ничек чыгарга белмичә, авыртудан ыңгырашып утырганда, янәшәдән узып баручы Юлбарыс моның тавышын ишетеп туктап калган.
— Нигә төштең син бу чокырга? — дип сүз каткан ул Төлкегә.
— Падишаһым, бүген күктәге ай җиргә егылып төшәчәк бит! — дип, куркуыннан дерелди-дерелди, чокыр төбенә елышкан Төлке.— Ә миңа монда берни булмаячак. Ай бу бәләкәй чокырга сыймый бит инде...
|
амагы ач Төлке өнендә елап утыра икән. Бытбылдык моны күреп сүз каткан:
— Нәрсә булды сиңа, Төлке дус? Көлдеримме, ашарыңа биримме, әллә куркытыйммы үзеңне?
— Иң элек тамагымны туйдыр,— дигән Төлке.
— Ярый,— дигән аңа Бытбылдык.— Күрәсеңме, бер хатын килә. Аның кулында ике кабартма. Кабартма ашыйсың киләме?
Бытбылдык, очып, теге хатынның каршына килеп утырган.
|
Арык аша чыгып барганда, бер хак мөселман егете су өстеннән агып баручы алма күргән. Алманы үрелеп алган да яртысын тешләп ашый башлаган. Аннары ул: «Бу алма минеке түгел бит, ә мөселман кеше өчен чит кеше әйберенә кул сузу — гөнаһ»,— дип уйлаган һәм, алманың хуҗасын эзләп, арык буйлап өскә менеп киткән. Бераз баргач, егет яр башында гына зур бер бакча күргән. Анда төрледән- төрле җиләк-җимеш үсә икән. Бакча уртасында бер карт утыра, ди.
— Арык аша чыкканда, алма таптым да шайтан коткысы белән шуның яртысын тешләп ашадым. Димәк, чит кеше әйберенә кул суздым,— дип сүз каткан егет картка.— Шулай итеп мин Аллаһы Тәгалә каршында биргән антымны боздым. Зинһар өчен, син, мине әлеге алма белән сыйлап, гөнаһымны юарга ярдәм ит!
|
Шулай беркөнне авылга дошман ягыннан әсир алып кайтканнар. Моңа кадәр ул дошманнардан бик күп золым күргәнгә, әсирне җәзаларга уйлаганнар. Ике бертуган егет моның аягын-кулын бәйләгәннәр дә нинди җәза бирү хакында үзара киңәшә башлаганнар. Шулчак авылга таба яу килүен ишетеп, болар атларына менеп атланганнар.
Саубуллашканда, арадан берсе әнисенә болай дигән:
— Без өч көн, өч төннән соң кайтырбыз. Әйләнеп кайткач, бу дошман тиешле җәзасын алыр. Без юкта, күпме сораса да, ашарына-эчәренә бирмә.
|
выл агайлары, гадәттәгечә, тау елгасы ярында әңгәмә корып утыралар икән. Шулчак арадан берсе мактанырга тотынган.
— Безнең якта иң бай кеше минем әти иде,— дип сүз башлаган ул.— Әллә ничә көтү атлары, сыерлары, сарыклары булган аның. Кояш баеп, караңгы төшүгә, ул аларны галәмәт зур сарайга куып керткән. Ә бу сарай шулкадәр зур икән, япь-яшь колын аның бер башыннан икенче башына барып җиткәнче, үсеп, чып-чын юртак атка әйләнгән.
|
Цаген атлы кешенең бик тә ахмак хатыны булган, ди. Шулай беркөнне боларның саклясы яныннан юлчы узып бара икән.
— Әй, юлчы, каян кайтып киләсең? — дип сүз каткан аңа Цагенның хатыны.
— Теге дөньядан кайтам. Нигә сорыйсың? — дигән юлчы.
— Күптән түгел безнең әтиебез үлде. Теге дөньяда аны күрмәдеңме?
|
Бер ярлы, колынлы биясен җигеп, юлга чыккан, ди. Бара торгач, моның колыны бер алашага ияреп киткән. Алаша хуҗасы:
— Бу колын миңа юкка гына иярмәде. Әле шушы арада гына алашам колынлаган иде, бу шул колын булырга тиеш,— дип әйтеп куйган.
— Ничек инде алаша колынласын ди? Юкны сөйләмә.
— Әйдә, алайса, кенәзгә киттек,— дигән аңа ярлы агай.
|
Шулай берзаман сөт тулы казан тирәсендә ике тычкан чабышып йөри икән. Сөт тәме боларның тамакларын кытыклый, әмма үрелеп эчәргә буйлары җитми, ди.
— Син, дустым, казан кырыена бас,— дигән тычканнарның берсе икенчесенә.— Ә мин җилкәңә менәрмен дә үрелеп сөт эчәрмен. Койрыгымнан тотып торырга онытма, югыйсә казан эченә егылып төшүем бар. Мин эчеп туйгач, син менәрсең.
Болар шулай иткәннәр дә.
|
Яшь кенә бер аучы гомерендә беренче мәртәбә урманга ауга чыгып киткән. Үзе карурман буйлап бара, үзе курка-курка як-ягына карана, ди, бу. Тирә-юнь тып-тын. Кинәт агач ботаклары сынган, ташлар тәгәрәгән тавыш ишетелгән. Яшь аучы куркудан биек нарат башына үрмәләп менеп киткән. Караса, аста ике пәһлеван — аю белән кабан дуңгызы сугыша икән.
Аю тау башыннан кабан дуңгызына таш ыргыта. Кабан дуңгызы тауга сикереп менә дә казык теше белән аюның корсагын ярып җибәрә. Аю, соңгы көчен җыеп, аягына баса да алгы тәпие белән кабан дуңгызын сугып ега. Шулчак икесе дә җиргә авып җан бирәләр.
|
Яшәгән, ди, бер бик усал Юлбарыс. Иксез-чиксез карурмандагы җәнлек-җанварның патшасы булган ул. Менә Юлбарыс патша, картаеп, койрыгын да селкетә алмас хәлгә килгән. Моның хәлсезләнүен күреп, тычканнар теңкәсенә тия башлаганнар. Көне-төне Юлбарыс өнендә чабышып йөриләр, аңа йокларга ирек бирмиләр икән.
|
Әтәч иртә таңнан койма башына сикереп менгән дә: «Кикрикүк!» — дип кычкырып җибәргән. Бакча башыннан узып баручы Төлке моны күреп сүз каткан:
— Хәерле иртә, дустым! Бигрәкләр матур җырлыйсың инде... Әмма әтиең синнән уздыра иде...
— Ул ничек җырлый иде? — дип сораган Әтәч Төлкедән.
— Койма башына очып кунар иде дә, бер аягын күтәреп, бер күзен канаты белән каплап, яңгыратып кычкырып җибәрер иде мәрхүм...
|
Авыл яныннан юлаучы узып бара икән. Шунда күрә: бер хатын коедан су алып тора. Юлаучы туктый да аннан су сорый. Эчеп туйгач, әлеге хатын юлаучыга сүз ката:
— Каян киләсез болай?
— Теге дөньядан,— дип җавап бирә юлаучы.
— Чынлап та теге дөньяданмы?
Хатынның күзләре шардай була.
|
Яшәгән, ди, дөньяда бер бик бай һәм саран кеше. Ашаган ашы ипи белән су гына булган моның. Өстендә әтисеннән калган иске киндер күлмәк икән. Ул күлмәк гел ямаудан гына тора, ди.
Бервакыт бу карун күлмәген юган да өе янындагы коймага элгән.
Шулчак инде ничә еллар буе әлеге күлмәкне киптергән Кояш үзалдына көлеп куйган.
— Кая, җиргә төшим дә шул каруннан хезмәтем өчен түләү сорыйм әле,— дигән ул.
|
Ат, юл буйлап чабып барганда, җирдә шуышучы Әкәм-төкәмне күреп туктап калган.
— Болай барсаң, йөз елга йөз адым да китә алмассың син,— дип пошкыра-пошкыра башын чайкаган Ат.
— Ә минем ашыгыр җирем юк. Узышсак та, мине әллә ни артта калдыра алмассың әле,— дигән аңа Әкәм-төкәм.
— Әй, мактанчык! — дип көлгән Ат.
— Алайса, әйдә, иртәгә узышып карыйбыз! — дигән Әкәм-төкәм.— Әгәр йөз адымнан да күбрәк артта калсам, таптап китсәң дә сүзем юк...
|
Кайчандыр урманда Төлке белән Пеликан бергә яшәгәннәр, ди.
Төлке бик тә хәйләкәр һәм мактанчык булган, ә Пеликан беркатлы һәм тыйнак икән. Шулай да алар үзара дус һәм тату яшәгәннәр. Бервакыт, гадәттәгечә, гәп корып утырганда, Төлке кинәт кенә:
— Пеликан дус! Минем баш синекеннән зуррак, димәк, мин акыл-лырак,— дип әйтеп куйган.
Пеликан дустының мактануына игътибар итмәгән, үпкәсен сиздермәгән.
Бу хәлдән соң күпме вакыт үткәндер, белмим, менә берзаман «урманда аучы йөри» дигән хәбәр таралган. Пеликан күп уйлап тормаган, агач куышына кереп качкан. Төлке дә аңа ияргән.
|
Көннәрдән бер көнне Маймыл елга буена су эчәргә төшкән. Су читендә корбанын сагалап ятучы Крокодил шунда ук моны эләктереп алган. Авыртуга түзә алмыйча, Маймыл, ыңгырашып, тешләрен ыржайткан. «Карале, бу миннән бөтенләй курыкмый бугай, тешләрен ыржайтып көлеп тора»,— дип уйлаган Крокодил.
— Әй, кәкре койрык, нигә көләсең? — дигән ул Маймылга.
— Ничек көлми түзәсең инде... Син, Крокодил, елга карачкысы, гомереңдә бер Маймыл тотып карамагансың бугай...
— Әй, урман шайтаны, нигә алай дисең?
|
Борын-борын заманда яшәгән, ди, абыйлы-сеңелле бер егет белән кыз. Әти-әниләре вафат булгач, болар мал бүлешә башлаганнар. Мираска үгез белән сыер калган икән. Егет үзенә үгезне алган, кыз өлешенә сыер чыккан.
Озакламый сыер бозаулаган. Егет бу матур бозауга бик тә кызыккан. Төнлә ул бозауны алган да үгезе янына илтеп салган: янәсе, аның үгезе бозаулаган...
Иртән, бу хәлне күргәч, кыз:
— Бу — минем бозау! — дип кычкырып җибәргән.
|
Яшәгән, ди, җирдә бер бик чибәр Тычкан кызы. Үсеп буйга җиткәч, әти-әнисе моңа кияү сайларга тотынган.
— Безнең кияү көчле, батыр булырга, кызыбызны беркемнән дә рәнҗеттермәскә тиеш,— дигән Әти тычкан.
— Бу дөньяда Җилдән дә куәтлерәк беркем юктыр. Әйдә, кызыбызны Җилгә кияүгә бирик,— дип пышылдаган Әни тычкан.— Әй, Җил, дөньяда синнән дә көчлерәк зат бармы?
— Юл читендәге Таш миннән куәтлерәк. Инде ничә ел исеп тә аны һаман урыныннан кузгата алмыйм,— дип җавап биргән аңа Җил.
Тычканның әти-әнисе юл буендагы Таш янына киткәннәр.
|
Яшәгән, ди, бер ахмак Бүре. Ул шулкадәрле ахмак булган ки, хәтта үз тамагын да туйдыра алмаган. Аптырагач, ярдәм сорап, Арыслан янына барган бу.
— Ә-әнә теге болынны күрәсеңме? — дигән аңа Арыслан.— Анда бер карт Алаша утлап йөри. Бар да шуны аша.
Бүре болынга чабып төшкән дә:
— Хәлләрең ничек, бахбай? Арыслан миңа сине ашарга кушты,— дип сүз каткан.
— Кай җиремнән ашый башлыйсың: койрыктанмы, баштанмы? — дигән аңа карт Алаша.— Койрыктан башласаң, яхшырак булыр кебек. Син койрыкны ашаган арада, мин авыз белән үлән чемченеп, бераз симерә, ит кундыра торыр идем.
|
Шулай берзаман Юлбарыс, Бүре һәм Төлке бергәләп ауга чыкканнар. Озакламый, сыртларына кәҗә, җәйрән һәм куян салып, Юлбарыс яши торган өнгә кайтып җиткәннәр.
Юлбарыс табышның үзенә ошаганын сайлап алыр да, калганын икебезгә бүләрбез, дип уйлаганнар Бүре белән Төлке. Бераз хәл алгач, Юлбарыс сүз башлаган:
— Син, Бүре, минем беренче ярдәмчем... Табышны син бүләрсең!
Бүре, мескен, нишләсен, бүләргә тотынган.
— Син би-ик зу-ур,— дигән ул Юлбарыска.— Шуңа күрә табышның иң зурысы — тау кәҗәсе — сиңа булыр. Мин — арада уртанчысы, димәк, җәйрән миңа тияр. Ә Төлке — иң кечебез, аның өлешенә куян чыгар.
|
Карурман патшалыгында яшәгән, ди, бер Юлбарыс. Урман халкы аның һәр сүзенә буйсынып, дер калтырап торган. Ләкин Юлбарыс картайган. Шунда ул барлык җәнлек-җанварларны җыйган да:
— Бүгеннән башлап һәр көнне берәрегез, минем янга килеп, күңелемне ачарга тиеш! — дигән.
Патша боерыгын үтәүдән берәү дә баш тарта алмаган. Юлбарыс янына көн саен берсе килә тора, ул аны күз ачып йомганчы ботарлап ташлый да тамагын туйдыра икән.
Карурманда яшәүче акыллы бер Куян яшәгән. Куянның да Юлбарыс янына барыр көне килеп җиткән. Ә ул, исе дә китмичә, үз өендә җырлап ятуын белгән. Юлбарыс гомерендә беренче тапкыр ач калган. Икенче көнне иртән Куян ашыкмыйча гына Юлбарыс янына киткән.
|
Борын-борын заманда яшәгән, ди, бик юан бер падишаһ. Симерә торгач, берзаманны ул бөтенләй йөри алмас хәлгә килгән. Куркуга төшкән падишаһ илдәге иң яхшы табибларны үз янына җыярга кушкан. Әмма табиблар күпме дәваласалар да, файдасы тимәгән, падишаһ аның саен юаная гына барган. Инде бөтенләй өмет өзелде дигәндә, патшалыкның иң читендә яшәүче табиб килеп җиткән. Ул, падишаһның кулын тотып карагач, болай дигән:
— Сезнең чирегез бик нык азынган. Минем моңа даруым юк. Борынгы китапларны актарып, дәва эзләп карыйм әле... Тапсам әйтермен.
— Кара аны, бик ныклап эзлә. Тапсаң, үзеңне алтынга күмәрмен,— дигән аңа падишаһ.
Икенче көнне иртән табиб падишаһ каршына килеп тезләнгән.
|
Ике агай чәйханәдә тамак ялгап утыралар икән. Берсенең алдында биш, икенчесенекендә өч көлчә тора, ди. Шулвакыт янәшәдән узып барган егетне күреп, болар аны үз яннарына дәшкәннәр. Егет башын иеп исәнләшкән дә, агайлар янына утырып, көлчә ашый башлаган. Тамагы туйгач, кесәсеннән янчыгын чыгарган да:
— Сыегыз өчен рәхмәт, менә сезгә ризык өчен сигез алтын,— дип китәргә җыенган.
Шулчак биш көлчә иясе:
— Миңа бу акчадан биш рупия тиеш, ә синең өч көлчәңә — өч рупия,— дип, үз өлешен даулый башлаган.
|
Шулай беркөнне Адәм-хан базардан бозау сатып алган. Аны өенә алып кайтып, ашарына салам салган. Ә бозау саламны ашау түгел, иснәп тә карамаган. Җәй буе тау итәкләрендә яшел үлән утлап рәхәтләнгән бозауның ничек итеп сары саламга исе китсен ди инде?! Көннән-көн ябыга барган бозавын күреп, Адәм-хан кайгыга калган.
Бу хакта ишеткән Гали Мөхәммәт күршесенең хәлен белергә кергән.
— Эшләрең шәптән түгел икән,— дигән ул,— йөз әфгани акча бирсәң, мин синең бозавыңны салам ашарга өйрәтәм.
|
Шулай беркөнне падишаһ ялгызы гына шәһәр читенә йөрергә чыккан. Бераз баргач, моның каршысына Гали Мөхәммәт очраган. Әче телле, чая холыклы бу кешене танып алган падишаһ болай дип сүз каткан:
— Дөресен әйт әле: илегезнең падишаһы рәхимсез кешеме?
— Рәхимсез генә түгел, ерткыч ул! — дип җавап биргән Гали Мөхәммәт.
— Ә син мине таныйсыңмы соң? — дип җикергән аңа падишаһ.
|
Шулай берзаман падишаһ үз биләмәсендәге барча тегүчеләрне чакырган да буена туры килерлек затлы юрган тегәргә кушкан. Ләкин бер тегүче дә аның теләген үти алмаган: юрганнар йә бераз озын, йә кыскарак булып чыга икән. Падишаһ ул тегүчеләрнең башларын кисәргә әмер бирә, ди.
Көннәрдән бер көнне патша сараена тагын бер тегүче килгән.
— И падишаһым,— дигән ул,— минем сиңа тап-таман юрган сырып бирәсем килә. Риза булсаң, бүген үк эшкә тотыныр идем.
— Ярый, син дә тырышып кара. Әмма белеп тор: әгәр юрган аз гына озынрак яисә кыскарак булса, башыңны кисәргә боерырмын!
— Мин риза,— дигән тегүче.
Тегүче берничә көндә юрганны сырып та өлгерткән. Ул аны махсус бераз кыскарак итеп теккән. Билбавына камчысын кыстырган да, юрганны күтәреп, патша сараена юл тоткан бу.
|
|
|
|
|