Шулай беркөнне Адәм-хан базардан бозау сатып алган. Аны өенә алып кайтып, ашарына салам салган. Ә бозау саламны ашау түгел, иснәп тә карамаган. Җәй буе тау итәкләрендә яшел үлән утлап рәхәтләнгән бозауның ничек итеп сары саламга исе китсен ди инде?! Көннән-көн ябыга барган бозавын күреп, Адәм-хан кайгыга калган.
Бу хакта ишеткән Гали Мөхәммәт күршесенең хәлен белергә кергән.
— Эшләрең шәптән түгел икән,— дигән ул,— йөз әфгани акча бирсәң, мин синең бозавыңны салам ашарга өйрәтәм.
Адәм-хан шунда ук янчыгыннан йөз әфгани чыгарып биргән. Гали Мөхәммәт, базарга барып, шул акчага тиз генә яшел күзлек алып кайткан.