Посетители |
Онлайн всего: 5 Гостей: 5 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Декабрь » 10
Бер яшь кенә сәүдәгәр үз эшләре белән чит шәһәргә килеп төшкән. Кунак йортына урнашкач, моның бүлмәсен җыештырырга хезмәтче кыз кергән. Нишләптер кызның авызы-яңагы яулык белән бәйләнгән икән.
— Яңагыңа, авызыңа нәрсә булды? — дип сораган аннан сәүдәгәр.
— Тешем сызлый, нишләргә дә белмим, түзәр хәлем калмады,— дигән аңа кыз.
|
Шулай бер ярлы агай үзенең бай абыйсына кунакка килгән, ди.
Бер атна сыйланган боларда, ике атна, бер ай — әле һаман китәргә исәбе юк икән моның. Бай агасы, энесенең көне-төне ашап-эчеп, йокы симертүеннән туеп, моннан ничек котылу җаен эзли башлаган. Хатыны белән шул хакта киңәш-табыш итәргә булган бу.
Тегеләй дә, болай да уйлап караганнар болар. Һәм, ниһаять, аш мәсьәләсендә ике арада тавыш чыгарырга килешкәннәр. Ир кеше, ашың тозсыз булган, дип, хатынын орыша башлаячак, ә тегесе исә, үзеңнең авызың тәм тоймый синең, дип каршы әйтәчәк, имеш. Бу бәхәс кызганнан-кыза барып, тора-бара алар ныклап орыша ук башларга тиешләр икән.
|
Яшәгән, ди, бер ярлы яһүд кешесе. Ул шулкадәр фәкыйрь булган ки, хәтта изге шимбә көнне дә итле аш пешереп ашый алмаган.
Шулай беркөнне ул, Ходай ярдәме белән азмы-күпме акча юнәтеп, базардан каз муены сатып алган. Өенә йөгереп кайткан да хатынына болай дигән:
— Ходай безгә шундый бүләк җибәргән икән, әйдә, бүген бәйрәм өстәле әзерлик! Син каз муены пешерә тор, мин, синагогага барып, шимбә кунагы алып кайтырмын.
|
Бер хатын, иренә бала карарга кушып, үз эшләре белән каядыр барырга җыенган. «Мичтәге сөткә дә күз салып тор, ташып чыкмасын»,— дип кисәткән ул ирен. Урамга чыккач, иренең перәннек яратканы исенә төшкән дә, яңадан кереп: «Шкафтагы перәнникләргә тия күрмә, тычкан аулар өчен агу сиптем мин аларга»,— дип кисәтеп куйган.
Шулай сөйләнә-сөйләнә, ишекне ябарга да онытып, чыгып киткән, ди, хатын.
Ялгызы калгач, ир кеше бау эзләп тапкан да уң аягын ныклап бишеккә бәйләп куйган. Үзе бер аягы белән бишекне тирбәтә, үзе мичтәге сөтнең кайнап чыкканын көтә икән бу.
|
Яшәгән, ди, бер мәшһүр яһүд карагы. Кемнедер алдамыйча, нидер урламыйча калган көне булмаган моның.
Менә тагын кич җиткәч, бер байның ишеген шакыган карак. Ялына-ялвара, байдан төн кундырып чыгаруын сораган. Авыл бае, шактый вакыт икеләнеп, уйланып торгач, кызганып, моны өенә кертергә булган. Төн урталары җиткәч, карак әкрен генә торган да байның абзардагы сыерын, җитәкләп алып чыгып, урмандагы бер агачка бәйләп куйган. Аннары, тавышсыз-тынсыз гына өйгә кереп, берни булмагандай, яңадан йокларга яткан.
|
Музыка ярата торган бер кеше флейта сатып алырга уйлаган.
Кибеткә килгән дә флейта сайлый башлаган бу: әле берсенә өрә, әле икенчесен әйләндереп карый икән. Шулай сайлый торгач, бер флейта эченә бармагын тыккан икән — бармагы кысылып калган моның. Тарта, ди, бу, тарта, ди, ә бармакның чыгарга исәбе дә юк. Флейтаны ватудан башка чарасы калмаган бичараның. Ләкин флейта кешенеке бит. Башта аны сатып алырга кирәк.
— Флейтагыз кыйммәтме? — дип сорый ул кибетчедән.
|
Бик күптән булган бу хәл. Бер ялкау адәм ничек итеп җиңел кәсеп табу хакында хыялланып ята икән. Сүз иярә сүз чыгып, кемдер моңа диңгез уртасында сыңар күзле кешеләр яши торган утрау барлыгын әйткән. «Их, бер күзле адәм алып кайтырга да, шуны халыкка күрсәтеп йөри-йөри, акча җыярга иде! Һәр кешедән берәр бакыр акча гына алсам да, череп баеп бетәр идем»,— дип хыялланган ул.
|
Бер монах каяндыр тал ботагы табып алган да, үсеп китмәсме дип, бакчасына утыртып куйган, ди.
— Күз-колак булып тор, бала-чага кереп сындыра күрмәсен! — дип, хезмәтчесен кат-кат кисәткән ул.
Хезмәтче кыз иртәдән кичкә кадәр шул ботакны саклап бакчада утыра башлаган. Үзе челтәр бәйли, үзе әледән-әле тал ботагына күз сала икән бу.
Шулай итеп, бер атна вакыт үтеп тә киткән. Сигезенче көнне иртә таңнан монах бакчадагы хәлләрне белеп чыгарга уйлаган. Бакчага керсә күрә бу: хезмәтче кыз тал ботагы янында челтәр бәйләп утыра.
|
Бер кичне чикерткәләр мәҗлес җыйганнар. Уйнаганнар, шаярганнар, туйганчы сайрашканнар болар. Мәҗлес иң нык кызган чакта бер Чикерткә авыртудан кинәт өзгәләнеп кычкыра башлаган:
— Уф, башым! Уф, үләм!
Чикерткәләр аптырашып калганнар. Нишлисең, тизрәк табиб чакыртырга кирәк. Табиб янына кемне җибәрү турында сүз чыккач, арада бәхәс купкан. Шулчак иң өлкән һәм акыллы Чикерткә болай дигән:
— Табиб тизрәк килсен дисәк, Кыргаякны җибәрергә кирәк. Аның кырык аягы бар, ул күз ачып йомганчы барып җитәр.
|
Шулай бервакыт саран бәндә акча янчыгын югалткан. Анда йөз алтын акча булган. Янчыкны бер намуслы адәм табып алган да хөкемдарга илтеп биргән. Саран бәндә, бу хәлне ишетеп, хөкемдар янына килгән.
— Бу синең янчыкмы? — дигән аңа хөкемдар.
— Билгеле, минеке! — дип шатлыгыннан авызын ерган саран һәм янчыкка таба кулын сузган.
— Ашыкма әле син. Башта акча янчыгыңны табучыга әҗерен түлә.
|
Бер авыл кунакханәсенә илләр гизеп йөрүче сәүдәгәр туктаган, ди. Җилкәсенә зур гына төенчек аскан була ул. Кунакханәнең хуҗабикәсе үтә дә комсыз хатын икән. Төенчеккә күзе кыза бит моның. Сәүдәгәрне бүлмәсенә озатып куя да шундук ире янына киңәшкә йөгерә.
— Җиңел эш бу,— ди ире.— Мёга дигән үләнне җый да кайнап торган суда пешер. Мёга үләне ашаган кешенең хәтере югала. Ашына шул үләнне катыштырып бирсәң, төенчеген онытып калдыра да калдыра сәүдәгәрең.
Хуҗабикә ире кушканча эшли.
Сәүдәгәр кичке ашны тәмләп кенә ашап куя. Башы әйләнеп киткәндәй була, күзен кан баса, йоклыйсы килә башлый.
|
Яшәгән, ди, килен белән каенана. Талашмаган, әрләшмәгән көннәре булмаган боларның. Шулай беркөнне каенана авырып урынга егылган. «Болай булгач, башыңа җитәм мин синең»,— дип зәһәрен чәчкән килен. Шундый уйлар уйлый-уйлый, күршедәге та¬бибка агу сорарга кергән бу. «Нишлисең ул агу белән?» — дигән аңа табиб. Килен, яшереп тормаган, үзенең серен ачып салган. «Ярый, ярый, ниятең яхшы. Минем канга да күп тоз салды ул шайтан кар¬чыгы,— дигән табиб.— Агуның иң куәтлесен бирәм. Тик ул шунда ук үтерми, әкренләп, сиздермичә генә аяктан ега. Кинәт үтерә торганын бирсәм, кеше сизәр бит. Син аның ашына агу сал да берни булмагандай кылан. Матур сүзләр сөйлә, урын-җирен кара, гел елмаеп кына эндәш...»
|
Шәһәр читендәге бер йортта мичкә ясаучы яшәгән. Ләкин эше һич тә бармаган аның, шуңа күрә тормышы бик авыр булган. Җитмәсә, быел кыш та бик суык килгән. Агачларны егардай итеп, көне- төне ачы җил искән.
Шулай беркөнне мичкә ясаучы тәрәзәдән караган да хатынына болай дигән:
— Карале, давыл чыккан бит! Болай булгач, байыйбыз инде!
— Давылдан кем баеган, юләр! — дип орышкан аны хатыны.
|
Яшәгән, ди, бер авылда Сабуро исемле малай. Нинди генә эш кушсаң да, һич булдыра алмый, бөтен нәрсәне бутап бетерә икән бу. Шуңа күрә аны ахмак Сабуро дип йөрткәннәр. Шулай беркөнне әтисе моны басуга җибәргән. «Бар, улым, бәрәңге казы. Җирдән чыккан бөтен нәрсәне түтәлгә тезеп киптер»,— дип, малаеның колагына киртләгән.
Басуга барып казырга тотынган бу. Бераз казуга, көрәге каты әйбергә төртелгән. Караса, анда — чүлмәк, ә чүлмәк тулы алтын, ди. Сабуро чүлмәкне бушаткан да алтынны җиргә чәчкән. «Әти, мин син әйткәнчә эшләдем, бер чүлмәк алтын тапкан идем, түтәлгә киптерергә тараттым»,— дип мактанган ул, өйгә кайткач. Әтисе басуга чыгып йөгергән. Ә анда алтыннан инде җилләр искән, ди.
|
Яшәгән, ди, бер агай. Булган, ди, аның карт атасы белән бәләкәй малае. Боларның авылында кеше картаеп, эшкә ярамый башлауга, аны тайгага ерткыч җанварлар арасына илтеп ташлыйлар икән. Ул «әрәмтамаклар »ны нигә асрап ятарга, янәсе... Менә бу агайга да карт әтисен урманга илтер чак җиткән. Агай атын җиккән дә, чана төбенә кабык җәеп, шунда әтисен чыгарып утырткан. Болар кузгалырга гына торганда, баскыч төбенә малай йөгереп чыккан да: «Мине дә алыгыз, мин дә барам!» — дип такмакларга тотынган. Нишләсеннәр, чанага ма¬лайны да утыртканнар.
|
Берзаман ямь-яшел киң аланда Ат утлап йөри икән. Шундый шәп булган ул алан: ашасаң, печәне ашап туйгысыз, чабып йөрим дисәң, рәхәтләнеп чабарлык, ди.
Һич көтмәгәндә, әлеге аланга сылу Болан килеп чыккан. Күрә бу: иксез-чиксез алан, андагы печән Атка да, аңа дә җитәрлек. Шуннан Болан бөтенләйгә биредә калырга уйлаган. Атка бу бер дә ошамаган. Матур аланда берүзе генә утлап йөрисе килгән аның. Боланны ничек куып ж,ибәрергә? Уйлаган-уйлаган да, киңәш-ярдәм сорап, кешегә мөрәҗәгать итәргә булган бу.
|
Кайчандыр, бик күптән, Ак аюның бөтен җире, хәтта борыны да ап-ак булган. Морж белән нерпа аулау гына түгел, кешенең үзеннән дә курыкмаган ул. Аучылар тундрага китүне генә көтеп тора да, юрта янына килеп, балаларны, хатын-кызны куркыта, азык-төлек урлый икән. Моның кыланмышларыннан кешеләр туеп беткәннәр һәм Ак аюны акылга утыртмак булганнар.
Шулай беркөнне аучылар тундрага чыгып киткән. Аю боларның киткәнен күреп калган. Ләкин аучылар, Ак аюга сиздерми генә, кире әйләнеп кайтканнар. Аю күренүгә, алар яшеренгән урыннарыннан утлы кисәүләр тотып йөгереп чыкканнар.
|
Әти кеше ишәккә атланган да шәһәрдән өенә кайтып килә, ди.
Ә унике яшьлек малае моның яныннан җәяүләп бара, ди. Бик озак баралар алар шулай.
Юлда бер кеше очрый да әйтә моңа:
— Оят түгелме сиңа, туганкай? Үзең атланып барасың, ә балаң җәяү килә. Синең аяклар ныграктыр бит,— ди.
|
|
|
|
|