Яшәгән, ди, килен белән каенана. Талашмаган, әрләшмәгән көннәре булмаган боларның. Шулай беркөнне каенана авырып урынга егылган. «Болай булгач, башыңа җитәм мин синең»,— дип зәһәрен чәчкән килен. Шундый уйлар уйлый-уйлый, күршедәге та¬бибка агу сорарга кергән бу. «Нишлисең ул агу белән?» — дигән аңа табиб. Килен, яшереп тормаган, үзенең серен ачып салган. «Ярый, ярый, ниятең яхшы. Минем канга да күп тоз салды ул шайтан кар¬чыгы,— дигән табиб.— Агуның иң куәтлесен бирәм. Тик ул шунда ук үтерми, әкренләп, сиздермичә генә аяктан ега. Кинәт үтерә торганын бирсәм, кеше сизәр бит. Син аның ашына агу сал да берни булмагандай кылан. Матур сүзләр сөйлә, урын-җирен кара, гел елмаеп кына эндәш...»
Килен, сөенә-сөенә, өенә кайткан. «Әнкәй, әнкәй, сиңа дару алып кайттым»,— дигән ул, елмаеп. Аннары тәмле итеп аш пешергән.
Мондый кадер-хөрмәт күрмәгән каенана күңеле тулып елап җибәргән. «Рәхмәт, кызым, моңа кадәр мин синең бу хәтле миһербанлы икәнлегеңне белмәдем. Ялгышып, авыр сүзләр әйткән булсам, гафу ит!» — дип, килененең башыннан сыйпаган ул.
Шулай бер көн, ике көн, бер атна үткән. Килен белән каенана бер- берсенә гел матур сүзләр генә әйтешеп яшәгәннәр. Бер көнне килен түзмәгән, табиб янына йөгереп кергән.
«Каенанамны ничек коткарыйм? Ул бик әйбәт кеше икән! Агуның куәтен ала торган бер дару бирче!» — дип ялварган ул аңа. Табиб елмайган да болай дигән: «Борчылма, килен, каенанаң үлмәс. Мин сиңа кешенең үзен түгел, ә кеше күңелендәге усаллыкны, миһербансызлыкны үтерә торган агу бирдем».
Килен, табибка рәхмәтләр укый-укый, өенә кайткан. Ул авыру каенанасын тагын да кадерләбрәк карый башлаган. Озакламый каенана терелеп аякка баскан. Шул заманнан бирле килен белән каенананың бер тапкыр да талашканнары юк, ди. |