Посетители |
Онлайн всего: 3 Гостей: 3 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Декабрь » 10 » ТЫЛСЫМЛЫ ДӘВА (Яһүд халык әкияте)
ТЫЛСЫМЛЫ ДӘВА (Яһүд халык әкияте) | 09:26:30 |
Бер яшь кенә сәүдәгәр үз эшләре белән чит шәһәргә килеп төшкән. Кунак йортына урнашкач, моның бүлмәсен җыештырырга хезмәтче кыз кергән. Нишләптер кызның авызы-яңагы яулык белән бәйләнгән икән.
— Яңагыңа, авызыңа нәрсә булды? — дип сораган аннан сәүдәгәр.
— Тешем сызлый, нишләргә дә белмим, түзәр хәлем калмады,— дигән аңа кыз.
Сәүдәгәр хезмәтче кызның кулларыннан тоткан да, елмаеп, сүзен дәвам иткән:
— Бер дә борчылма. Мин — табиб кеше. Авыруларны гипноз белән дәвалыйм, минем иреннәремнең тылсымлы көче бар. Авырткан җирне үбеп алуга, чир үзеннән-үзе юкка чыга...
Шулай дигән дә ул кызның иреннәрен, битен үбә башлаган. Кыз оя¬лып кызарынган, әмма «табиб» дәвасыннан баш тартырга кыймаган.
Кыз чыгып киткәч, бераздан яшь сәүдәгәр бүлмәсенә кунакханә хуҗасы килеп кергән.
— Мин сезнең гипнозчы-табиб булуыгыз хакында ишеттем,— дип сүз башлаган ул.— Имештер, сез теләсә нинди авырудан дәвалый аласыз. Чын булса, сезнең иреннәрегезнең тылсымлы көче, дәвасы бар, диләр. Авырткан җирне үбүгә, чир шундук юкка чыга, имеш. Зинһар өчен, мине дә, хатынымны да дәваласагыз иде! Без сезгә гомер буе рәхмәтле булыр идек!
— Баш өсте, хуҗам! Хәзер дәвалыйбыз аны! — дигән яшь сәүдәгәр.— Кайсы төшегез авырта иде соң?
— Әйтергә дә уңайсыз инде, менә егерме ел буе без икебез дә яман шештән тилмерәбез. Әйдәгез, тылсымлы дәвагыз белән шул афәттән коткарыгыз әле безне... |
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 4 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|