Посетители |
Онлайн всего: 3 Гостей: 3 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Декабрь » 10 » ДАВЫЛ ҺӘМ МИЧКӘ (Япон халык әкияте)
ДАВЫЛ ҺӘМ МИЧКӘ (Япон халык әкияте) | 09:03:22 |
Шәһәр читендәге бер йортта мичкә ясаучы яшәгән. Ләкин эше һич тә бармаган аның, шуңа күрә тормышы бик авыр булган. Җитмәсә, быел кыш та бик суык килгән. Агачларны егардай итеп, көне- төне ачы җил искән.
Шулай беркөнне мичкә ясаучы тәрәзәдән караган да хатынына болай дигән:
— Карале, давыл чыккан бит! Болай булгач, байыйбыз инде!
— Давылдан кем баеган, юләр! — дип орышкан аны хатыны.
— Әй бу хатыннарны! Ирләренең сүзен тыңламыйлар да килгән бәхетне качыралар.
— Давыл нинди бәхет китерсен ди?
Мичкә ясаучы ютәлләп куйган.
— Беләсеңме, хатын, көчле җил искәндә, тузан күтәрелә. Тузан кешеләрнең күзенә керә. Менә безнең бәхет шул инде.
— Кеше күзенә тузан керүдән нинди бәхет булсын?!
— И-и, юләр! Тузаннан аларның күзләре авырта башлый, җирдә бик күп кеше сукырая. Ә сукыр кеше нигә ярый? Сукырларның уйнап- җырлап, хәер сорашып йөрүдән башка чарасы калмый. Ә нәрсәдә уйный инде алар? Билгеле, сямисәндә. Менә безнең бәхет шул инде.
— Сямисәндә уйнаудан безгә нинди бәхет килсен ди?
— И-и, юләр! Сямисәнне мәче тиресеннән тарттыралар бит. Сямисэн кирәк икән, димәк, мәчеләр дә кирәк. Шулай итеп, бөтен мәчеләрне кырып бетерәләр. Менә безнең бәхет шул инде.
— Мәчеләрне кырып бетерүдән безгә нинди бәхет килсен ди?
— Мәчеләр булмагач, амбар-келәтләрдә тычкан үрчи. Тычканнар бөтен мичкәләрне тишкәләп бетерә. Димәк, кешеләргә яңа мичкәләр кирәк була. Бөтен халык безгә агыла. Минем эш гөрләп бара башлый. Шулай итеп, без дөньядагы иң бай кешеләргә әйләнәбез! И-их! |
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 5 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|