Посетители |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Декабрь » 10 » БАР КЕШЕГӘ ДӘ ОШАП ҖИТМӘССЕҢ (Югослав халыклары әкияте)
БАР КЕШЕГӘ ДӘ ОШАП ҖИТМӘССЕҢ (Югослав халыклары әкияте) | 08:52:56 |
Әти кеше ишәккә атланган да шәһәрдән өенә кайтып килә, ди.
Ә унике яшьлек малае моның яныннан җәяүләп бара, ди. Бик озак баралар алар шулай.
Юлда бер кеше очрый да әйтә моңа:
— Оят түгелме сиңа, туганкай? Үзең атланып барасың, ә балаң җәяү килә. Синең аяклар ныграктыр бит,— ди.
Әтисе ишәктән төшә дә малайны атландыра.
Бераз узгач, боларга икенче бер юлчы очрый. Ул әйтә:
— Яхшы түгел, улым! Үзең атланып барасың, ә әтиең җәяүләп килә.
Шуннан соң инде әтисе дә ишәккә атлана. Менә алар икесе дә ишәккә атланып баралар икән.
Өченче юлчы очрый да болай дип кычкыра:
— Бу нинди әкәмәт? Ике зур ишәк бер көчсез хайванга атланып баралар!
Шуннан соң әти белән малай ишәктән төшәләр дә җәяүләп китәләр. Әтисе бер якта, малай икенче якта, ә уртадан ишәк атлый инде хәзер.
Каршыларына дүртенче юлчы очрый.
— Сез нәрсә дип өчегез да җәяү барасыз? Сезнең бит кайсыгыз булса да атланып бара алыр иде,— ди ул.
Шунда улына:
— Без синең белән ишәккә тегеләй дә, болай да атланып карадык, хәзер аңа безгә атланып кайтырга чират җитте, күрәсең,— ди әти кеше шунда.
Шуннан ишәкне җиргә егып салалар, аякларын бау белән бәйлиләр. Аннары бау арасыннан колга үткәрәләр дә ишәкне күтәреп алып китәләр.
Очраган бер кеше көлә икән болардан:
— Карагыз, кара! Ике ишәк бер ишәкне алып бара!
Мондый мыскыллауларга түзә алмыйча, әти кеше ишәкне җиргә куя да бауны сүтәргә тотына. Үзе сүтә, үзе сөйләнә икән бу:
— Бар кешегә дә ошарга теләүче кеше, чыннан да, ишәк инде ул! Хәзер мин барын да үзем теләгәнчә эшләячәкмен, көлгән кеше көлә бирсен әйдә!
Шулай ди дә үзе ишәккә атлана, ә малае җәяү китә. Алар әнә шулай армый-талмый гына өйләренә кайтып җитәләр. |
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 5 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|