Яшәгән, ди, бер мәшһүр яһүд карагы. Кемнедер алдамыйча, нидер урламыйча калган көне булмаган моның.
Менә тагын кич җиткәч, бер байның ишеген шакыган карак. Ялына-ялвара, байдан төн кундырып чыгаруын сораган. Авыл бае, шактый вакыт икеләнеп, уйланып торгач, кызганып, моны өенә кертергә булган. Төн урталары җиткәч, карак әкрен генә торган да байның абзардагы сыерын, җитәкләп алып чыгып, урмандагы бер агачка бәйләп куйган. Аннары, тавышсыз-тынсыз гына өйгә кереп, берни булмагандай, яңадан йокларга яткан.
Бай әфәнде, иртән торып ишегалдына чыкса, абзардагы сыерының юкка чыкканын күргән. Эзләп-эзләп тә сыерын таба алмагач, өйгә кереп, кунагын уяткан да абзардагы сыерының юкка чыгуы турында сөйләргә тотынган. Карак, аның кайгысын уртаклаша-уртаклаша, торып киенгән дә, саубуллашып, урман ягына таба юл алган.
Урмандагы сыерны күрше авылга алып барып, андагы бер байга җиңел генә сатып җибәргән ул. Шул байда кунарга калып, төнлә аның атын да урлап киткән. Аннары урланган атка атланып, сыерын урлаган бай янына юл тоткан бу. Байга ул күрше авылның бер кешесендә аның сыерын күрүен сөйләгән. Моны ишеткәч, күңеле йомшаган байга сатулашмый-нитми генә атны да сатып калдырган.
Сыеры табылуга куанган бай, әлеге атка атланып, күрше авыл баеның ишегалдына килеп керсә, анда, чынлап та, аның урланган сыеры печән күшәп тора, ди. Эшнең нәрсәдә икәнен аңламаган ике бай бер-берсен караклыкта гаепләп кычкырыша башлаганнар.
— Минем сыерны син урладыңмы? — дип ярсыган берсе.
— Син үзең карак! Минем атны урлагансың! — дип җикергән икенчесе.
Бу ике бай әле һаман да бер-берсен караклыкта гаепләп бәхәсләшә, ә хәйләкәр карак, ил буйлап халыкны алдап, караклыкта йөри, ди. |