Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
Главная » 2024 » Декабрь » 10 » КЕМ ЯНЧЫГЫ? (Япон халык әкияте)
КЕМ ЯНЧЫГЫ? (Япон халык әкияте)
09:09:30
Шулай бервакыт саран бәндә акча янчыгын югалткан. Анда йөз алтын акча булган. Янчыкны бер намуслы адәм табып алган да хөкемдарга илтеп биргән. Саран бәндә, бу хәлне ишетеп, хөкемдар янына килгән. — Бу синең янчыкмы? — дигән аңа хөкемдар. — Билгеле, минеке! — дип шатлыгыннан авызын ерган саран һәм янчыкка таба кулын сузган. — Ашыкма әле син. Башта акча янчыгыңны табучыга әҗерен түлә. Әмма саранның беркемгә дә акча бирәсе килмәгән. Ул янчыкка күз салган да: — Монда йөз алтын гына бит. Ә мин йөз егерме алтын югалттым. Димәк, бу кеше егерме алтынны үзенә алган,— дигән. — Ни сөйлисең син?! — дип ярсыган намуслы адәм.— Янчыкта төп-төгәл йөз алтын иде. — Юк, йөз егерме иде,— дип тәкрарлаган саран бәндә. Шулай бер-берсен уздырып бәхәсләшергә, кычкырышырга тотынганнар болар. Читтән тыныч кына карап торган хөкемдар, бәхәсне бүлеп, аваз салган: — Чыннан да, синең янчыгыңда йөз егерме алтын идеме? — Әйе, әфәндем, төп-төгәл йөз егерме алтын иде,— дип баш орган саран бәндә. — Алайса, бу янчык синеке түгел инде. Синеке булмагач, димәк, ул янчыкны тапкан кешегә тиеш. Ә син инде йөз егерме алтынлы үз янчыгыңны үзең эзләп табарсың. Яхшылап эзлә, бәлки, табарсың да әле.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 5 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
- Оценить -
Отлично
Хорошо
Неплохо
Плохо
Ужасно
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[
Регистрация |
Вход ]