Посетители |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Декабрь » 10 » АТ БЕЛӘН БОЛАН (Якут халык әкияте)
АТ БЕЛӘН БОЛАН (Якут халык әкияте) | 08:55:52 |
Берзаман ямь-яшел киң аланда Ат утлап йөри икән. Шундый шәп булган ул алан: ашасаң, печәне ашап туйгысыз, чабып йөрим дисәң, рәхәтләнеп чабарлык, ди.
Һич көтмәгәндә, әлеге аланга сылу Болан килеп чыккан. Күрә бу: иксез-чиксез алан, андагы печән Атка да, аңа дә җитәрлек. Шуннан Болан бөтенләйгә биредә калырга уйлаган. Атка бу бер дә ошамаган. Матур аланда берүзе генә утлап йөрисе килгән аның. Боланны ничек куып ж,ибәрергә? Уйлаган-уйлаган да, киңәш-ярдәм сорап, кешегә мөрәҗәгать итәргә булган бу.
— Мин Болан артыннан җитә алмыйм бит, ничек куып чыгарыйм аны?! — дип җавап биргән кеше.— Менә сине йөгәнләп, өстеңә менеп атлансам, куып чыгарыр идем.
Ат моңа риза булган. Кеше аңа йөгән кидергән дә атланып чабып киткән.
Шулай итеп, алар Боланны аланнан куып чыгарганнар. Ләкин әлеге көннән Ат, ирекле тормыш белән саубуллашып, кешегә хезмәт итә башлаган. Теге чакта менеп атланганнан бирле, кеше әле хәзер дә аның өстеннән төшми йөри, ди. |
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 5 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|