Шулай бер ярлы агай үзенең бай абыйсына кунакка килгән, ди.
Бер атна сыйланган боларда, ике атна, бер ай — әле һаман китәргә исәбе юк икән моның. Бай агасы, энесенең көне-төне ашап-эчеп, йокы симертүеннән туеп, моннан ничек котылу җаен эзли башлаган. Хатыны белән шул хакта киңәш-табыш итәргә булган бу.
Тегеләй дә, болай да уйлап караганнар болар. Һәм, ниһаять, аш мәсьәләсендә ике арада тавыш чыгарырга килешкәннәр. Ир кеше, ашың тозсыз булган, дип, хатынын орыша башлаячак, ә тегесе исә, үзеңнең авызың тәм тоймый синең, дип каршы әйтәчәк, имеш. Бу бәхәс кызганнан-кыза барып, тора-бара алар ныклап орыша ук башларга тиешләр икән.
Шулчак ярлы агай, боларның арасына кереп, берсен яклый башлаячак, ә икенчесе, моңа үпкәләп, кунакны өйдән куып чыгарачак. Шулай итеп алар бу мәнсез кунактан котылалар, имеш.
Барысын да килешенгәнчә эшләгәннәр. Икенче көнне өстәлгә аш килүгә, ир белән хатын әйткәләшә башлаганнар. Кунак кеше, моңа игътибар итмичә, сүзсез генә ашавын дәвам иткән. Бәхәс кызганнан-кыза барган, хуҗа хатын, яклау эзләп, берничә мәртәбә кунакка эндәшеп караган. Ә ул, эшнең нәрсәдә икәнен аңлап, бәхәскә катнашмыйча, һаман тик кенә утыра икән.
Ниһаять, бай агасы, түземе бетеп, энесенә:
— Ник эндәшмисең? Кайсыбыз хаклы безнең? — дип кычкырган.
Кунак кеше бер-ике кашык аш кабып куйган да, исе китмичә генә:
— Торсам, тагын бер-ике ай торырмын. Шуның өчен ир белән хатын арасына керә алмыйм бит инде,— дип әйтеп куйган һәм тәмләп-тәмләп ашавын дәвам иткән. |