Музыка ярата торган бер кеше флейта сатып алырга уйлаган.
Кибеткә килгән дә флейта сайлый башлаган бу: әле берсенә өрә, әле икенчесен әйләндереп карый икән. Шулай сайлый торгач, бер флейта эченә бармагын тыккан икән — бармагы кысылып калган моның. Тарта, ди, бу, тарта, ди, ә бармакның чыгарга исәбе дә юк. Флейтаны ватудан башка чарасы калмаган бичараның. Ләкин флейта кешенеке бит. Башта аны сатып алырга кирәк.
— Флейтагыз кыйммәтме? — дип сорый ул кибетчедән.
«Бармагы бик каты кысылган моның, күпме әйтсәм дә, риза булыр»,— дип уйлый кибетче һәм өч флейта хакы сорый.
Теге сатулашып тормый, акча түли дә өенә йөгерә. Үзе чаба, үзе авырткан бармагын флейтасы белән бергә селки икән бу.
Кинәт бамбук койма артындагы йорттан гаҗәеп матур флейта авазы ишетелә. Бармак авыртуы да онытыла, тизрәк уйнаучыны күрәсе килә моның. Койма янына килә дә ярыктан карый башлый. Башын терәп карый торгач, бамбук таяклары бөгелеп, ярык киңәя. Тора-бара башы бөтенләй ярыкка кереп китә. Ләкин нәкъ шул чакта музыка авазлары тынып кала.
Кысылган бармагы тагын сулкылдап авырта башлый, һәм ул тизрәк өенә йөгермәкче була. Тик, күпме тырышса да, башын тартып ала алмый. Бөгелгән бамбук таяклары турая да, моның муены ярыкта кысы¬лып кала. Башын тартып та, боргалап та карый — файдасы юк.
Тавышны ишетеп, йорт хуҗалары йөгереп чыга. Бамбук коймадан тырпаеп чыгып торган башны күргәч:
— Нәрсә кирәк сиңа? Нигә башыңны тыктың? — дип кычкыра алар.
— Зинһар, гафу итегез! — ди флейта колы.— Коймагыз кыйммәт торамы? Мин аны сатып алмакчы идем. |