Посетители |
Онлайн всего: 2 Гостей: 2 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Декабрь » 10 » ТАЛ БОТАГЫ (Япон халык әкияте)
ТАЛ БОТАГЫ (Япон халык әкияте) | 09:13:17 |
Бер монах каяндыр тал ботагы табып алган да, үсеп китмәсме дип, бакчасына утыртып куйган, ди.
— Күз-колак булып тор, бала-чага кереп сындыра күрмәсен! — дип, хезмәтчесен кат-кат кисәткән ул.
Хезмәтче кыз иртәдән кичкә кадәр шул ботакны саклап бакчада утыра башлаган. Үзе челтәр бәйли, үзе әледән-әле тал ботагына күз сала икән бу.
Шулай итеп, бер атна вакыт үтеп тә киткән. Сигезенче көнне иртә таңнан монах бакчадагы хәлләрне белеп чыгарга уйлаган. Бакчага керсә күрә бу: хезмәтче кыз тал ботагы янында челтәр бәйләп утыра.
— Күз тимәсен, тал ботагы тиздән яфрак та ярыр. Бик яхшы саклыйсың, рәхмәт сиңа! — дип, монах хезмәтчесен мактарга тотынган.
Бу сүзләрне ишеткәч, хезмәтче кызның йөзе яктырып, телләре чишелеп киткән. Ә монах һаман сөйли икән:
— Көндезен син барда тимәсләр. Төн бик караңгы бит, төнлә бакчага кереп сындырмасалар ярый инде...
— Сындырмаслар, хуҗам, сындырмаслар,— дип елмайган хезмәтче кыз.— Монысына гына башым җитә минем. Кич җитеп, караңгы төшә башлауга, тал ботагын җирдән суырып алам да тимер әрҗәгә бикләп куям. Таң аткач, яңадан үз урынына утыртам...
Шулчак монах, корыган тал ботагына карап, телсез калган, ди. |
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 4 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|