Четверг, 12.12.2024, 05:42:03   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [30]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 10 » КАЗ МУЕНЫ (Яһүд халык әкияте)
КАЗ МУЕНЫ (Яһүд халык әкияте)
09:22:24
Яшәгән, ди, бер ярлы яһүд кешесе. Ул шулкадәр фәкыйрь булган ки, хәтта изге шимбә көнне дә итле аш пешереп ашый алмаган.

Шулай беркөнне ул, Ходай ярдәме белән азмы-күпме акча юнәтеп, базардан каз муены сатып алган. Өенә йөгереп кайткан да хатынына болай дигән:

— Ходай безгә шундый бүләк җибәргән икән, әйдә, бүген бәйрәм өстәле әзерлик! Син каз муены пешерә тор, мин, синагогага барып, шимбә кунагы алып кайтырмын.

Ире китүгә, хатыны аш пешерә башлаган. Аш кайнаган саен, ите пештеме икән дип, әледән-әле кабып карый икән бу. Шулай капкалый торгач, каз муенының сөяге генә калган, ди. Нәкъ шул чакны, синагогадан кунак ияртеп, ире кайтып килә икән. «Бетте башым! Инде нишләргә?» — дип, кайгыга калган хатын. Ире күрше бүлмәгә кул юар¬га кереп китүгә, ул елый-елый кунакка зарланырга тотынган:

— Алла хакы өчен, минем иремнән сак булыгыз! Күрдегезме, ул күрше бүлмәгә пычак кайрарга кереп китте. Тагын сугыш-фәлән чыгармаса ярый инде. Кешегә пычак белән ташлана торган гадәте бар аның...

Бу сүзләрне ишеткән кунак, уңга-сулга карамыйча, урамга чыгып йөгергән.

«Кунагыннан котылдым, инде иремә нинди хәйлә табарга?» — дип уйлаган хатын. Һәм, ире күрше бүлмәдән чыгуга, аңа кычкырырга тотынган:

— Каян мондый оятсыз кунак таптың син? Бәйрәмгә дип пешергән каз муенын эләктерде дә урамга чыгып чапты!

Моны ишеткән ир өстәлдәге пычакны алган да кунак артыннан чыгып йөгергән. Үзе йөгерә, үзе: «Муен кайда?! Муенны бир! Каз муенын!» — дип кычкыра, ди.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 4 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz