Басуга барып казырга тотынган бу. Бераз казуга, көрәге каты әйбергә төртелгән. Караса, анда — чүлмәк, ә чүлмәк тулы алтын, ди. Сабуро чүлмәкне бушаткан да алтынны җиргә чәчкән. «Әти, мин син әйткәнчә эшләдем, бер чүлмәк алтын тапкан идем, түтәлгә киптерергә тараттым»,— дип мактанган ул, өйгә кайткач. Әтисе басуга чыгып йөгергән. Ә анда алтыннан инде җилләр искән, ди.
«Моннан ары берәр нәрсә тапсаң, чүпрәккә төр дә өйгә йөгер»,— дип өйрәткән аны әтисе. Икенче көнне ул юл читендә яткан мәче үләксәсе күргән дә, чүпрәккә төреп, өйгә алып кайткан. «Акылыңдамы син?! Бар, тизрәк чокырга илтеп ташла моны!» — дип җикергән әтисе.
Юл буйлап барганда, Сабуро бик зур агач төбе күргән. Төпне җилкәсенә салып, чокырга таба киткән бу. «Кая алып барасың аны? Әйбәтләп тура, ваткала да утынга өйгә алып кайт»,— дип киңәш биргән аңа күрше агай.
Икенче көнне Сабуро басуда бик матур чүлмәк тапкан. Чүлмәкне ватып, кисәкләрен җыйган да өйгә алып кайткан. «Әтиеңнең басуга ризык алып барган чүлмәге бит бу»,— дип орышкан аны әнисе.