Посетители |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Декабрь » 10 » КЫРЫК ЧАБАТАЛЫ КЫРГАЯК (Япон халык әкияте)
КЫРЫК ЧАБАТАЛЫ КЫРГАЯК (Япон халык әкияте) | 09:11:25 |
Бер кичне чикерткәләр мәҗлес җыйганнар. Уйнаганнар, шаярганнар, туйганчы сайрашканнар болар. Мәҗлес иң нык кызган чакта бер Чикерткә авыртудан кинәт өзгәләнеп кычкыра башлаган:
— Уф, башым! Уф, үләм!
Чикерткәләр аптырашып калганнар. Нишлисең, тизрәк табиб чакыртырга кирәк. Табиб янына кемне җибәрү турында сүз чыккач, арада бәхәс купкан. Шулчак иң өлкән һәм акыллы Чикерткә болай дигән:
— Табиб тизрәк килсен дисәк, Кыргаякны җибәрергә кирәк. Аның кырык аягы бар, ул күз ачып йомганчы барып җитәр.
Кыргаякны юлга чыгарга күндергәч, болар яңадан авыру Чикерткә янына җыйналганнар. Ә ул бичара ыңгыраша, саташа, табиб һаман юк та юк, ди. «Кайда йөри бу Кыргаяк? Табиб нишләп килми?» — дип борчылышканнар чикерткәләр. Аптырагач, Кыргаяк кайтмый микән дип, баскыч төбенә чыкканнар. Карасалар, баскычта Кыргаяк утыра. Янәшәсендә дистәләгән салам чабата тезелешеп ята.
— Табибны алып килдеңме? — дип сораганнар аннан чикерткәләр.
— Әллә күзегез чыкканмы? Егерме беренче чабаталыны киям бит инде. Киеп бетерәм дә юлга чыгам,— дигән ул.
Чикерткәләр Кыргаякка карап бераз аптырап торганнар да табибны алырга үзләре йөгергәннәр.
«Кыргаяк кырык чабатасын кигәнче, чикерткә кырык тапкыр барып килгән»,— дип, юкка гына әйтмиләр шул борынгылар. |
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 4 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|