Четверг, 12.12.2024, 05:55:00   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [30]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 7 » ИКЕ ТЫЧКАН (Бурят халык әкияте)
ИКЕ ТЫЧКАН (Бурят халык әкияте)
18:35:25
Шулай берзаман сөт тулы казан тирәсендә ике тычкан чабышып йөри икән. Сөт тәме боларның тамакларын кытыклый, әмма үрелеп эчәргә буйлары җитми, ди.

— Син, дустым, казан кырыена бас,— дигән тычканнарның берсе икенчесенә.— Ә мин җилкәңә менәрмен дә үрелеп сөт эчәрмен. Койрыгымнан тотып торырга онытма, югыйсә казан эченә егылып төшүем бар. Мин эчеп туйгач, син менәрсең.

Болар шулай иткәннәр дә.

Беренче тычкан сөтне эчә дә эчә, эчә дә эчә икән. Ә икенчесе, тегенең койрыгын авызына капкан килеш, эчтән генә: «Бу, хәйләкәр, сөтнең иң тәмле, иң куе җирен ялап бетерә бит»,— дип уйлый, ди. Ул түзеп-түзеп торган да кинәт кенә: «Җитте сиңа!» — дип кычкырып җибәргән. Койрыгы ычкынган тычкан шулчак казан эченә төшеп киткән.

— Баттыңмы, комсыз, хәзер бөтен сөт минеке! — дип куанган икенче тычкан.

Әмма, казан тирәсендә күпме бөтерелсә дә, өскә үрмәләп менә алмаган. Сөт эчәргә теләп, тырыша-тырмаша торгач, шунда ачлыктан үлеп тә киткән, ди.

Ай юрганы : Дөнья халыклары әкиятләре / [тәрҗ. һәм төз. Разил Вәлиев ; рәссамы Диләрә Нәүрузова].- Казан: Татар, кит. нәшр., 2011.- 302 б.
ISBN 978-5-298-02107-4
Китапта дөнья халыклары әкиятләре туплап бирелә.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 6 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz