Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
Главная » 2024 » Декабрь » 7 » ТӨЛКЕ БЕЛӘН ПЕЛИКАН (Бирма халык әкияте)
ТӨЛКЕ БЕЛӘН ПЕЛИКАН (Бирма халык әкияте)
16:03:43
Кайчандыр урманда Төлке белән Пеликан бергә яшәгәннәр, ди. Төлке бик тә хәйләкәр һәм мактанчык булган, ә Пеликан беркатлы һәм тыйнак икән. Шулай да алар үзара дус һәм тату яшәгәннәр. Бервакыт, гадәттәгечә, гәп корып утырганда, Төлке кинәт кенә: — Пеликан дус! Минем баш синекеннән зуррак, димәк, мин акыл-лырак,— дип әйтеп куйган. Пеликан дустының мактануына игътибар итмәгән, үпкәсен сиздермәгән. Бу хәлдән соң күпме вакыт үткәндер, белмим, менә берзаман «урманда аучы йөри» дигән хәбәр таралган. Пеликан күп уйлап тормаган, агач куышына кереп качкан. Төлке дә аңа ияргән. Кымшанырга да куркып, шулай утыра икән болар. Утыра торгач, Пеликанның түземе беткән дә сүз башлаган бу: — Әй, Төлке, кайчандыр син үзеңне миннән акыллырак, дигән идең. Алайса, нигә бу куышка кердең, юньлерәк нәрсә уйлап таба алмадыңмыни? Төлке дәшмәгән, үзе һаман, Пеликанны этә-төртә, эчкәрәк керергә тырыша икән. Аучы агач куышында Төлке белән Пеликан утыруын сизеп алган. «Башта монысын тартып чыгарыйм»,— дип уйлаган ул һәм Пеликанны, койрыгыннан тотып, җиргә ташлаган. Ә Пеликан үлгәнгә салышкан да, аучы борылган арада, табан ялтыраткан. Аннары аучы Төлкене тартып чыгарган һәм капчыгына салып куйган. Башы Пеликанныкыннан олырак булса да, акылы алай ук зур түгел икән Төлкенең. Шуңа күрә аучы капчыгына эләккән дә ул. Ай юрганы : Дөнья халыклары әкиятләре / [тәрҗ. һәм төз. Разил Вәлиев ; рәссамы Диләрә Нәүрузова].- Казан: Татар, кит. нәшр., 2011.- 302 б. ISBN 978-5-298-02107-4 Китапта дөнья халыклары әкиятләре туплап бирелә.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 4 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
- Оценить -
Отлично
Хорошо
Неплохо
Плохо
Ужасно
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[
Регистрация |
Вход ]