— Ярый, син дә тырышып кара. Әмма белеп тор: әгәр юрган аз гына озынрак яисә кыскарак булса, башыңны кисәргә боерырмын!
— Мин риза,— дигән тегүче.
Тегүче берничә көндә юрганны сырып та өлгерткән. Ул аны махсус бераз кыскарак итеп теккән. Билбавына камчысын кыстырган да, юрганны күтәреп, патша сараена юл тоткан бу.
Падишаһ йокы ятагына сузылып яткан да өстенә юрганны ябынган. Билгеле инде, аның аяклары юрганнан бераз чыгып калган. Шулчак тегүче, билбавына кыстырган камчысын алып, падишаһның ялан тәпиләренә сыдырып җибәргән.
— Юрганыңа карап аягыңны суз! — дип пышылдаган ул шулчак.
Падишаһ аякларын, тиз генә тартып алып, юрган астына яшергән.
Бу мәгънәле сүзләр падишаһка шулкадәр ошаган ки, тегүченең башын кисү урынына, аны зур бүләкләр белән хөрмәтләп озатып куярга кушкан.
Әле бүген дә бу патшалыкта үз чамасын белмәгән кешеләргә « юрганыңа карап аягыңны суз» дип әйтәләр, ди.
Ай юрганы : Дөнья халыклары әкиятләре / [тәрҗ. һәм төз. Разил Вәлиев ; рәссамы Диләрә Нәүрузова].- Казан: Татар, кит. нәшр., 2011.- 302 б. ISBN 978-5-298-02107-4