Посетители |
Онлайн всего: 3 Гостей: 3 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Декабрь » 7 » КАРУН ҺӘМ АНЫҢ КҮЛМӘГЕ (Болгар халык әкияте)
КАРУН ҺӘМ АНЫҢ КҮЛМӘГЕ (Болгар халык әкияте) | 18:20:37 |
Яшәгән, ди, дөньяда бер бик бай һәм саран кеше. Ашаган ашы ипи белән су гына булган моның. Өстендә әтисеннән калган иске киндер күлмәк икән. Ул күлмәк гел ямаудан гына тора, ди.
Бервакыт бу карун күлмәген юган да өе янындагы коймага элгән.
Шулчак инде ничә еллар буе әлеге күлмәкне киптергән Кояш үзалдына көлеп куйган.
— Кая, җиргә төшим дә шул каруннан хезмәтем өчен түләү сорыйм әле,— дигән ул.
Кояш озын, чал сакаллы карт кыяфәтенә кергән дә, мамык болытка утырып, җиргә төшкән һәм карун яши торган йортның ишеген шакыган.
— Хәерле көн,— дигән Кояш, байны күргәч.— Мин синнән үземә тиешле акчаны алырга килдем.
— Акча! Нинди акча тагын? — карун куркып калган, тизрәк ишекне ябарга уйлаган.
— Тукта! — дигән аңа кунак.— Мин — Кояш. Менә инде ничә еллар буе синең күлмәгеңне киптерәм, ә үзеңнән бер тиен дә алганым юк. Күп сорамыйм, йөз алтын бирсәң җиткән.
— Әгәр, чыннан да, Кояш булсаң, сиңа акчаның нигә кирәге бар? — дигән куркудан агарынган карун.— Күктә авыз ерып утырганың өчен кем акча түләсен сиңа?!
Кояш елмайган да, чал сакалын сыйпап, болай дигән:
— Мин үзем өчен сорамыйм, мин ул акчаны ярлыларга өләшәм. Син бик бай бит, йөз алтыннан гына зыян күрмәссең.
— Бер тиен дә бирмим! Минем өчен дөньяда алтыннан да кыйммәтрәк нәрсә юк. Ярлыларда ни эшем бар! — дип кычкырган карун һәм ишекне шапылдатып ябып куйган.
Шунда Кояш, үз кыяфәтенә кереп, күккә менгән һәм җирне янә нурга коендырган.
— Әй, Җил! — дип кычкырган ул.— Җиргә төш тә таш бәгырьле кешенең күлмәген эләктер!
Җил үзенең гаҗәеп зур торбасына өргән дә койма башындагы сәләмә күлмәкне күтәреп алып киткән.
Ә моны күреп торган бай өеннән йөгереп чыккан да күлмәге артыннан чапкан.
Өч көн, өч төн йөгергән ул, ләкин күлмәге артыннан җитә алмаган. Шуннан соң ул өенә кайткан һәм тирән кайгыга батып үлеп тә киткән. Аның үзен зиратка күмгәннәр, ә байлыгын кешеләргә өләшкәннәр.
Ә күлмәк нишләгән?
Җил аны ике йөз ел буе очыртып йөрткән. Бервакыт, ниһаять, бу эштән туеп, күлмәкне бер зур фабрика казанына илтеп ташлаган. Күлмәк анда боткага әйләнгән, ә боткадан, шушы әкиятне бастыру өчен, кәгазь эшләгәннәр, ди.
Ай юрганы : Дөнья халыклары әкиятләре / [тәрҗ. һәм төз. Разил Вәлиев ; рәссамы Диләрә Нәүрузова].- Казан: Татар, кит. нәшр., 2011.- 302 б. ISBN 978-5-298-02107-4
Китапта дөнья халыклары әкиятләре туплап бирелә. |
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 4 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|