Четверг, 13.11.2025, 11:29:31   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [490]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1182]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [260]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [32]
Стихи [16]
Хикәяләр [79]
Рассказы [31]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [25]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6532
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 07 » АКЫЛЛЫ ЮЛӘР (Әфган халык әкияте)
АКЫЛЛЫ ЮЛӘР (Әфган халык әкияте)
15:31:43
Шулай беркөнне падишаһ ялгызы гына шәһәр читенә йөрергә чыккан. Бераз баргач, моның каршысына Гали Мөхәммәт очраган. Әче телле, чая холыклы бу кешене танып алган падишаһ болай дип сүз каткан:

— Дөресен әйт әле: илегезнең падишаһы рәхимсез кешеме?

— Рәхимсез генә түгел, ерткыч ул! — дип җавап биргән Гали Мөхәммәт.

— Ә син мине таныйсыңмы соң? — дип җикергән аңа падишаһ.

— Күргән кешем түгел... Чит илдәнме әллә?..

Бу сүзләрне ишеткәч, падишаһ бөтенләй чыгырыннан чыккан:

— И син, адәм актыгы! Күзеңне ачыбрак кара! Каршыңда падишаһ үзе басып тора! Падишаһ хакында яман сүз сөйләү — иң зур җинаять!

— Тагын мин гаепле булып калдым,— дип, авыз эченнән мыгырданган Гали Мөхәммәт.—Димәк, мине юкка гына «Тиле Гали» дип йөртмиләр икән... Үз падишаһымны да танымадым... Аның турында яман сүзләр сөйләдем... Ярый, нишлим, падишаһ рәхимсез булса да, ул кадәр үк ерткыч түгелдер, күрә торып юләр кешегә кул күтәрмәс әле...

Падишаһ бераз уйланып торган да болай дигән:

— Үзең юләр булсаң да, сүзләрең шактый акыллы күренә. Юк, бер дә тиле кешегә охшамагансың син, тиле булып кыланасың гына! Шуңа күрә сине рәхимсез җәза түгел, ә гадел хөкем көтә!

— Хөкемдарым минем! Һич кенә дә сезнең белән бәхәскә керәсем килми,— дип елмаеп җавап биргән аңа Гали Мөхәммәт.— Әмма сез үзегезгә үзегез каршы киләсез бит... Сез мине «акыллы» дип атадыгыз, юләр булуыма ышанмадыгыз. Әйтегез әле: бу дөньяда акыллы кеше үзенең падишаһына дөресен әйтә аламы? Хөкемдарга дөресен сөйләү өчен минем кебек тиле Гали булырга кирәк бит!..

Ай юрганы : Дөнья халыклары әкиятләре / [тәрҗ. һәм төз. Разил Вәлиев ; рәссамы Диләрә Нәүрузова].- Казан: Татар, кит. нәшр., 2011.- 302 б.
ISBN 978-5-298-02107-4

Китапта дөнья халыклары әкиятләре туплап бирелә.
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 35 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz