Посетители |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Декабрь » 7 » АКЫЛЛЫГА — КӨЕНЕЧ, АХМАККА — СӨЕНЕЧ (Вайнах халык әкияте)
АКЫЛЛЫГА — КӨЕНЕЧ, АХМАККА — СӨЕНЕЧ (Вайнах халык әкияте) | 18:42:14 |
Цаген атлы кешенең бик тә ахмак хатыны булган, ди. Шулай беркөнне боларның саклясы яныннан юлчы узып бара икән.
— Әй, юлчы, каян кайтып киләсең? — дип сүз каткан аңа Цагенның хатыны.
— Теге дөньядан кайтам. Нигә сорыйсың? — дигән юлчы.
— Күптән түгел безнең әтиебез үлде. Теге дөньяда аны күрмәдеңме?
— И-и, син аның кызымыни?
— Әйе! Әллә әтиебезне күрдеңме?
— Ул анда мине елый-елый озатып калды. «Хәлем бик начар, кызым миңа егерме тума акча җибәрә алмасмы икән? Бик рәхмәтле булыр идем!» — дип әйтергә кушты.
— Ә син анда кайчан кире барасың соң?
— Берничә көннән.
— Акча бирсәм тапшырырсыңмы?
— Билгеле, тапшырырмын! — дигән юлчы.
Цагенның хатыны соңгы сыерларын егерме тумага саткан да акчасын юлчыга биргән.
Берничә көннән Цаген аудан кайткан. Хатыны аңа булган хәлләрнең барысын да түкми-чәчми сөйләп биргән. Ачуы чыккан Цаген атын иярләгән дә шунда ук теге алдакчы юлчыны куа киткән. Үзен куа килүче Цагенны күргәч, юлчы янәшәдәге тегермәнгә йөгереп кергән.
— Кач тизрәк! Әнә теге җайдак бөтен тегермәнчеләрне үтереп йөри. Әйдә, киемнәрне алмашабыз, син икмәк көшеленә кереп кач! — дигән ул тегермәнчегә.
Шулчак ярсыган Цаген тегермәнгә килеп кергән дә бар көченә:
— Каракны кая качырдыгыз? — дип кычкырган.
Тегермәнче киеме кигән юлчы үзе бер кулы белән көшелгә күрсәтеп ымлый, үзе: «Мин аны күрмәдем»,— дип пышылдый икән.
Цаген тегермәнчене икмәк көшеленнән тартып чыгарган. Куркудан калтыраган тегермәнче аңа үзен ничек алдаганнарын сөйләгән арада, хәйләкәр юлчы Цагенның атына атланган да тузан туздырып чабып киткән.
Цаген җәяүләп өенә кайтып керүгә, хатыны аннан:
— Атыңны кая куйдың? — дип сораган.
— Синең әтиең теге дөньяда җәяү йөреп тилмермәсен дип, юлчыга биреп җибәрдем,— дигән Цаген.
Әтисен шулай хөрмәт итүе өчен, хатыны аңа әле дә рәхмәтләр укый, ди.
Ай юрганы : Дөнья халыклары әкиятләре / [тәрҗ. һәм төз. Разил Вәлиев ; рәссамы Диләрә Нәүрузова].- Казан: Татар, кит. нәшр., 2011.- 302 б. ISBN 978-5-298-02107-4
Китапта дөнья халыклары әкиятләре туплап бирелә. |
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 4 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|