Четверг, 12.12.2024, 05:36:32   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [30]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 7 » КАРТ КӨТҮЧЕ ҺӘМ МАКТАНЧЫК АУЧЫ (Бурят халык әкияте)
КАРТ КӨТҮЧЕ ҺӘМ МАКТАНЧЫК АУЧЫ (Бурят халык әкияте)
18:33:23
Яшь кенә бер аучы гомерендә беренче мәртәбә урманга ауга чыгып киткән. Үзе карурман буйлап бара, үзе курка-курка як-ягына карана, ди, бу. Тирә-юнь тып-тын. Кинәт агач ботаклары сынган, ташлар тәгәрәгән тавыш ишетелгән. Яшь аучы куркудан биек нарат башына үрмәләп менеп киткән. Караса, аста ике пәһлеван — аю белән кабан дуңгызы сугыша икән.

Аю тау башыннан кабан дуңгызына таш ыргыта. Кабан дуңгызы тауга сикереп менә дә казык теше белән аюның корсагын ярып җибәрә. Аю, соңгы көчен җыеп, аягына баса да алгы тәпие белән кабан дуңгызын сугып ега. Шулчак икесе дә җиргә авып җан бирәләр.

Яшь аучы агач башыннан төшә дә авылга таба чаба. Үзе чаба, үзе бар көченә: «Мин аю белән кабан дуңгызы үтердем!» — дип кычкыра икән. Моны ишеткән авыл кешеләре, җыелышып, урманга китәләр. Җирдә яткан аю белән кабан дуңгызын күргәч, аучыны мактарга тотыналар. Яшь аучы, мылтыгын болгый-болгый, үзенең батырлыгы турында сөйли башлый.

Шулчак читтән генә карап торган карт кына көтүче аягы белән җиргә тибеп куя да: «Карагыз әле, карагыз! Аю үлмәгән бит, тәпиен селкетә. Кабан дуңгызы тешен шыгырдата. Исән бит болар... Хәзер сикереп торачаклар!» — дип кычкырып җибәрә.

Моны ишеткәч, яшь аучы куркудан мылтыгын җиргә ташлый да нарат башына үрмәләп менеп китә. Авыл агайлары, карурманны яңгыратып, туйганчы көләләр дә, егетне агач башында калдырып, өйләренә кайтып китәләр.

Ай юрганы : Дөнья халыклары әкиятләре / [тәрҗ. һәм төз. Разил Вәлиев ; рәссамы Диләрә Нәүрузова].- Казан: Татар, кит. нәшр., 2011.- 302 б.
ISBN 978-5-298-02107-4

Китапта дөнья халыклары әкиятләре туплап бирелә.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 5 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz