Четверг, 12.12.2024, 05:51:05   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [30]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 7 » АХМАК БҮРЕ (Белорус халык әкияте)
АХМАК БҮРЕ (Белорус халык әкияте)
15:47:36
Яшәгән, ди, бер ахмак Бүре. Ул шулкадәрле ахмак булган ки, хәтта үз тамагын да туйдыра алмаган. Аптырагач, ярдәм сорап, Арыслан янына барган бу.

— Ә-әнә теге болынны күрәсеңме? — дигән аңа Арыслан.— Анда бер карт Алаша утлап йөри. Бар да шуны аша.

Бүре болынга чабып төшкән дә:

— Хәлләрең ничек, бахбай? Арыслан миңа сине ашарга кушты,— дип сүз каткан.

— Кай җиремнән ашый башлыйсың: койрыктанмы, баштанмы? — дигән аңа карт Алаша.— Койрыктан башласаң, яхшырак булыр кебек. Син койрыкны ашаган арада, мин авыз белән үлән чемченеп, бераз симерә, ит кундыра торыр идем.

Бүре, ризалашып, койрык янына килүгә, карт Алаша моны куш аяклап тибеп очырган.

— И ахмак та инде мин! Койрыктан түгел, баштан тотынырга кирәк булган! — дип ыңгырашкан Бүре.

Бүтән чарасы калмагач, ул тагын Арыслан янына киңәшкә киткән. Урман патшасы бу юлы аны болында уйнап йөрүче Бозау янына җибәргән. Бүре болындагы Бозауны эзләп тапкан да Арысланның аны ашарга рөхсәт бирүен әйткән.

— Бер бозау сиңа күпкә җитмәс. Өстемә менеп атлан, мин сине авылга алып барырмын. Анда бозауларның исәбе-хисабы юк! Көтүче булып ялланырсың да көн саен бер бозау ашарсың! — дигән аңа Бозау.

Бүре өстенә менеп атлануга, Бозау җан-фәрман чабып киткән. Авылга килеп керүгә, ул бар көченә мөгрәп җибәргән. Шулчак кулларына кайсы сәнәк, кайсы көрәк тоткан агайлар йөгерешеп чыкканнар да Бүрене, кыйный-кыйный, авылдан куып җибәргәннәр, ди.

Ай юрганы : Дөнья халыклары әкиятләре / [тәрҗ. һәм төз. Разил Вәлиев ; рәссамы Диләрә Нәүрузова].- Казан: Татар, кит. нәшр., 2011.- 302 б.
ISBN 978-5-298-02107-4

Китапта дөнья халыклары әкиятләре туплап бирелә.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 4 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz