Посетители |
Онлайн всего: 2 Гостей: 2 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Декабрь » 7 » ГАДЕЛ ХӘКИМ (Әфган халык әкияте)
ГАДЕЛ ХӘКИМ (Әфган халык әкияте) | 15:37:17 |
Ике агай чәйханәдә тамак ялгап утыралар икән. Берсенең алдында биш, икенчесенекендә өч көлчә тора, ди. Шулвакыт янәшәдән узып барган егетне күреп, болар аны үз яннарына дәшкәннәр. Егет башын иеп исәнләшкән дә, агайлар янына утырып, көлчә ашый башлаган. Тамагы туйгач, кесәсеннән янчыгын чыгарган да:
— Сыегыз өчен рәхмәт, менә сезгә ризык өчен сигез алтын,— дип китәргә җыенган.
Шулчак биш көлчә иясе:
— Миңа бу акчадан биш рупия тиеш, ә синең өч көлчәңә — өч рупия,— дип, үз өлешен даулый башлаган.
Ә өч көлчә хуҗасы акчаның төгәл яртысы үзенә тиеш дип бәхәсләшергә тотынган. Килешә алмагач, болар гадел хәким янына барырга булганнар. Хәким өч көлчә хуҗасына болай дигән:
— Үз көлчәләрең өчен өч алтын алмыйча дөрес эшләгәнсең, чөнки сиңа бер рупия гына тиеш...
— Ничек инде «бер рупия гына тиеш»? Мин әле өч рупияга да риза түгел!
— Сез барлыгы өч кеше идегез бит,— дигән аңа хәким.— Ә көлчәгез сигез данә булган. Әгәр һәр көлчәне өчкә бүлсәң, егерме дүрт өлеш килеп чыга. Әгәр һәммәгез дә тигез ашасагыз, бер кешегә сигез өлеш тия. Синең өч көлчәң булгач, алардан тугыз өлеш чыккан. Шуларның сигезен үзең ашагансың, ә бер өлеше егеткә калган. Биш көлчәле агайның унбиш өлеше булган. Аларның сигезен ул үзе ашаган, ә җидесен егеткә биргән. Димәк, егет бу агайның җиде өлешен ашаса, синнән аңа бер өлеш кенә тигән. Шулай итеп, сигез алтынның берсе сиңа, калган җидесе иптәшеңә тиеш булып чыга...
Өч көлчә иясе бераз вакыт башын кашып торган да:
— Дөрес сүзгә җавап юк, чыннан да шулай икән шул! — дип килешергә мәҗбүр булган, ди.
Ай юрганы : Дөнья халыклары әкиятләре / [тәрҗ. һәм төз. Разил Вәлиев ; рәссамы Диләрә Нәүрузова].- Казан: Татар, кит. нәшр., 2011.- 302 б. ISBN 978-5-298-02107-4
Китапта дөнья халыклары әкиятләре туплап бирелә. |
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 5 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|