Четверг, 12.12.2024, 05:46:43   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [30]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 7 » ХӘЙЛӘКӘР ӘТӘЧ (Болгар халык әкияте)
ХӘЙЛӘКӘР ӘТӘЧ (Болгар халык әкияте)
18:26:19
Әтәч иртә таңнан койма башына сикереп менгән дә: «Кикрикүк!» — дип кычкырып җибәргән. Бакча башыннан узып баручы Төлке моны күреп сүз каткан:

— Хәерле иртә, дустым! Бигрәкләр матур җырлыйсың инде... Әмма әтиең синнән уздыра иде...

— Ул ничек җырлый иде? — дип сораган Әтәч Төлкедән.

— Койма башына очып кунар иде дә, бер аягын күтәреп, бер күзен канаты белән каплап, яңгыратып кычкырып җибәрер иде мәрхүм...

— Мин дә алай җырлый беләм,— дигән Әтәч һәм, бер аягын күтәреп, бер күзен канаты белән каплаган.

— Ике күзеңне дә каплап җырлый беләсеңме соң син? — дип елмайган хәйләкәр Төлке.

— Беләм! — дип мактанган Әтәч.

Ул канатлары белән ике күзен каплауга, Төлке коймага сикереп менгән дә Әтәчне эләктереп алган. Аннары, тәмләп ашарга дип, урманга таба чапкан.

— И-их,— дип, көч-хәл белән аваз салган Әтәч,— синең әниең болай итми торган иде...

— Ул нишли иде соң? — дип кызыксынган Төлке.

— Әтәчне ашаганчы, башта намаз укый торган иде ул. Бигрәкләр изге, иманлы җан иясе иде шул мәрхүмә...

Моны ишеткәч, Төлке уйга калган. Аннары, алгы тәпиләрен күтәреп, дога пышылдарга тотынган. Шулчак әтәч канатларын җилпегән дә янәшәдәге агачка очып кунган.

— Яшен суксын сине, хәйләкәр Әтәч! Җир йотсын! — дип кычкырган ач Төлке һәм әкрен генә карурман эченә кереп югалган.

Ай юрганы : Дөнья халыклары әкиятләре / [тәрҗ. һәм төз. Разил Вәлиев ; рәссамы Диләрә Нәүрузова].- Казан: Татар, кит. нәшр., 2011.- 302 б.
ISBN 978-5-298-02107-4

Китапта дөнья халыклары әкиятләре туплап бирелә.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 4 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz