Посетители |
Онлайн всего: 3 Гостей: 3 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Декабрь » 7 » ТАБЫШНЫ НИЧЕК БҮЛӘРГӘ? (Әфган халык әкияте)
ТАБЫШНЫ НИЧЕК БҮЛӘРГӘ? (Әфган халык әкияте) | 15:45:43 |
Шулай берзаман Юлбарыс, Бүре һәм Төлке бергәләп ауга чыкканнар. Озакламый, сыртларына кәҗә, җәйрән һәм куян салып, Юлбарыс яши торган өнгә кайтып җиткәннәр.
Юлбарыс табышның үзенә ошаганын сайлап алыр да, калганын икебезгә бүләрбез, дип уйлаганнар Бүре белән Төлке. Бераз хәл алгач, Юлбарыс сүз башлаган:
— Син, Бүре, минем беренче ярдәмчем... Табышны син бүләрсең!
Бүре, мескен, нишләсен, бүләргә тотынган.
— Син би-ик зу-ур,— дигән ул Юлбарыска.— Шуңа күрә табышның иң зурысы — тау кәҗәсе — сиңа булыр. Мин — арада уртанчысы, димәк, җәйрән миңа тияр. Ә Төлке — иң кечебез, аның өлешенә куян чыгар.
Бу сүзләрне ишеткәч, Юлбарыс ярсып ырылдаган:
— Син үзеңә иң тәмлесен — җәйрәнне алмакчы булдыңмы? Хәзер күрсәтәм мин сиңа өлешеңне!
Юлбарыс шулай дигән дә бер мизгелдә Бүрене ботарлап ыргыткан. Аннары, Төлкегә таба борылып:
— Әйдә, хәзер син бүлеп кара инде! — дигән.
— Кәҗә ите җанварлар патшасына иртәнге ашка әйбәт булыр,— дип, хәйләкәр генә елмайган Төлке.— Җәйрәнне сезгә төшке ашка калдырырбыз. Ә куянны йоклар алдыннан ашарсыз...
— Болай оста итеп бүләргә кемнән өйрәндең? — дип сораган Юлбарыс.
— Бүре өйрәтте,— дигән аңа Төлке.— Бу дөньяда иң элек үзең турында түгел, падишаһың турында уйларга кирәк...
— Дөрес сөйлисең! Акыллы җанвар син, Төлке! — дип, урман яңгыратып ырылдаган Юлбарыс.— Шуңа күрә бар табышыбыз: кәҗә, җәйрән, куян — өчесе дә сиңа булыр! Ә мин үземә яңаларын аулармын...
«Ярый әле табышны Бүредән соң бүләргә туры килде,— дип куанган Төлке.— Патша ярдәмчесе булу да куркыныч икән бу дөньяда...»
Ай юрганы : Дөнья халыклары әкиятләре / [тәрҗ. һәм төз. Разил Вәлиев ; рәссамы Диләрә Нәүрузова].- Казан: Татар, кит. нәшр., 2011.- 302 б. ISBN 978-5-298-02107-4
Китапта дөнья халыклары әкиятләре туплап бирелә. |
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 4 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|