Посетители |
Онлайн всего: 3 Гостей: 3 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Декабрь » 7 » КЕМНЕҢ ӘТИСЕ БАЕРАК? (Вайнах халык әкияте)
КЕМНЕҢ ӘТИСЕ БАЕРАК? (Вайнах халык әкияте) | 18:45:23 |
Авыл агайлары, гадәттәгечә, тау елгасы ярында әңгәмә корып утыралар икән. Шулчак арадан берсе мактанырга тотынган.
— Безнең якта иң бай кеше минем әти иде,— дип сүз башлаган ул.— Әллә ничә көтү атлары, сыерлары, сарыклары булган аның. Кояш баеп, караңгы төшүгә, ул аларны галәмәт зур сарайга куып керткән. Ә бу сарай шулкадәр зур икән, япь-яшь колын аның бер башыннан икенче башына барып җиткәнче, үсеп, чып-чын юртак атка әйләнгән.
— Шул да булдымы байлык? — дип сүзгә кушылган Цаген.— Андый гына байлык бәхет түгел әле ул. Ә минем әтием чынлап та бәхетле кеше булган. Хәтта аның агач сәнәген дә бәхетле санаганнар. Шул сәнәк белән әти күккә кадәр үрелеп җитә алган. Теләгән чакта ул, сәнәге белән болытларны куып таратып, кояшлы көн ясый торган булган.
— Алдыйсың син,— дигән аңа авыл агае.— Кемнең күккә кадәр җиткән агач сәнәк күргәне бар?
— Нишләп әле син мине алдакчыга саныйсың? — дип ярсыган шулчак Цаген.
— Әгәр дөресен сөйләсәң, әйт әле: әтиең кайда саклый иде күккә кадәр җитә торган шундый галәмәт озын сәнәкне?— дип бәйләнгән аңа авыл агае.
— Шуны да белмисеңме? — дигән аңа Цаген.— Синең әтиеңнең теге очсыз-кырыйсыз сараенда!
Шулай итеп Цаген мактанчык агайны төп башына утырткан, ди.
Ай юрганы : Дөнья халыклары әкиятләре / [тәрҗ. һәм төз. Разил Вәлиев ; рәссамы Диләрә Нәүрузова].- Казан: Татар, кит. нәшр., 2011.- 302 б. ISBN 978-5-298-02107-4
Китапта дөнья халыклары әкиятләре туплап бирелә. |
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 5 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|