Көннәрдән бер көнне Маймыл елга буена су эчәргә төшкән. Су читендә корбанын сагалап ятучы Крокодил шунда ук моны эләктереп алган. Авыртуга түзә алмыйча, Маймыл, ыңгырашып, тешләрен ыржайткан. «Карале, бу миннән бөтенләй курыкмый бугай, тешләрен ыржайтып көлеп тора»,— дип уйлаган Крокодил.
— Әй, кәкре койрык, нигә көләсең? — дигән ул Маймылга.
— Ничек көлми түзәсең инде... Син, Крокодил, елга карачкысы, гомереңдә бер Маймыл тотып карамагансың бугай...
— Әй, урман шайтаны, нигә алай дисең?
— Шулай дими нәрсә дим соң? Син, аңгыра баш, яшел капчык, маймылларның җаны корсагында түгел, койрыгында икәнен дә белмисең икән. Акыллы крокодиллар, маймыл аулаганда, корсактан түгел, койрыктан эләктерәләр. Ә син сап-сары тешләрең белән минем билдән эләктереп алдың. Шуңа күрә исем дә китми, шуңа күрә синнән көләм генә мин,— дигән Маймыл.
Крокодил Маймыл сүзләренә ышанган да, аның койрыгыннан эләктермәк булып, авызын киереп ачкан. Шулчак Маймыл, Крокодилның маңгаена аякларын терәп, яр буена сикергән. Күз ачып йомганчы агач башына менеп, Крокодилга болай дип кычкырган:
— Әй син, бушкорсак, минем нигә көлгәнемне аңладыңмы инде? И ахмак, ахмак, мин бит синнән көлмәдем, ә авыртуга түзә алмыйча тешләремне ыржайттым.
Маймыл шулай дигән дә, шаркылдап көлә-көлә, карурманга кереп югалган.
Юкка гына халыкта: «Теш ыржайту — көлү түгел»,— дип сөйләмиләр икән.
Ай юрганы : Дөнья халыклары әкиятләре / [тәрҗ. һәм төз. Разил Вәлиев ; рәссамы Диләрә Нәүрузова].- Казан: Татар, кит. нәшр., 2011.- 302 б. ISBN 978-5-298-02107-4
Китапта дөнья халыклары әкиятләре туплап бирелә. |